Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Остеопатлар безгә кайчан, ничек ярдәм итә ала

Остеопатиянең өстенлекләре:

– авыруның хәле җиңеләю беренче сеанстан соң ук башлана;

– бишектәге бәбидән алып өлкәннәргә кадәр – барлык яшьтәге кешеләргә дә ярый;

– сеанс вакытында пациент бернинди авырту сизми: тәнгә рәхәт кенә;

– бернинди зыяны юк: дару кабарга кирәкми;

– сеанс атнага бер тапкыр гына була – процедураның файдасы җыелып килә;

– бер курс 7-8 процедурадан артмый: вакыт та янга кала, кыйммәткә дә төшми.

Нинди авыртулар белән остеопатка мөрәҗәгать итәргә:

* Балалар: туганда алган имгәнүләр, бәвел тотмау, кылый күзлелек, энцефалопатия, игътибарсызлык, үсеш дәрәҗәсе тоткарлану, неврология белән бәйле проблемалар, баш сызлау, колак-борын-тамак авырулары, ашказаны-эчәк авырулары, хәрәкәтләнү, гәүдә тотрыклылыгы белән бәйле проблемалары һәм башкалар;

* Өлкәннәр: төрле имгәнүләр, баш авырту, баш әйләнү, баш миендә кан әйләнеше бозылу, радикулит, буын авырулары, остеохондроз, гинекология белән бәйле чирләр (күрем циклы бозылу, балага уза алмау, гормональ тайпылышлар, ялкынсынулар), бронхит, ринит, начар ишетү, импотенция, хроник ару һәм башкалар.

Киңәш:

– Баш авырткан очракта, берничек тә кул белән чигәне кысарга ярамый. Уч төбе белән кашлардан маңгайга, аннан чәчләрдән баш артына кадәр каты итеп сыпырыгыз.

– Компьютер янында озак утырганнан муен авырта башласа, кулларны баш артына куегыз һәм башыгыз белән кулларны артка этә башлагыз (куллар үз урынында калсын, артка китмәсен!). Ашыкмыйча 3-4 кә кадәр санагыз да, шулай ук ашыкмыйча, әкерен генә кулларны йомшартыгыз. Күнегүне 2-3 тапкыр кабатлагыз: моңарчы эшләмәгән мускуллар эшли башлар, ә эшләп «катканнарына» җиңелрәк булыр. Сеңерләрдәге киеренкелек кими төшәр, сыгылмалыклары артыр – авырту бетәр.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/osteopatlar-bezg-kaychan-nichek-yardm-it-ala

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев