Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Остеохондроздан котылып буламы?

    Аны булдырмау нәтиҗәлерәк.

    Остеохондроз нинди авыру ул? Аны ничек ачыкларга һәм дәваларга?

    Авыру барлыгы турында түбәндәге симптомнар сөйли ала:

    арка сызлавы;

    еш баш авырту һәм баш әйләнү;

    аяк-кулларның өшүе, оюы;

    физик көч китермәсәң дә умыртка баганасы авырта башлый.

    Шул ук вакытта, дәвалау индивидуаль рәвештә билгеләнә, табиб консультациясе белән генә.

    Остеохондроздан котылу өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:

    утырганда, йөргәндәз аркагыз туры булсын;

    Реклама

    каты матрацта, мендәрсез яки кечкенә мендәрдә йоклагыз;

    һәр көнне арка һәм муен мускулларына күнегүләр ясагыз;

    физик көч кулланганда кискен хәрәкәтләрдән яисә авыр күтәрүдән качыгыз;

    еш кына мускул тукымаларында спазмнар китереп чыгара торган стресстан, нерв киеренкелекләреннән, җәнҗаллардан качыгыз;

    өшемәгез;

    зарарлы гадәтләрдән арыныгыз;

    дөрес тукланыгыз.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: