Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Онкологиягә каршы диспансерлаштыру

Медицина тикшеренүе үлемгә китерүче чирне җиңәргә ярдәм итә.

Кайбер авырулар, яшерен агентлар кебек, кеше организмын акрынлап кына җимерә. Нәтиҗәдә, кеше үзенең мондый проблемасы турында белеп алганда, авыруны тулысынча дәвалап булмаганлыгы яисә авыртуларны җиңеләйтә торган паллиатив ярдәмгә генә өметләнә алганлыгы ачыклана. Халык сәламәтлеген кайгырту йөзеннән, соңгы елларда мәҗбүри медицина иминияте кысаларында диспансерлаштыру уздыру актив төс алды. Бу процессның ничек контрольдә тотылуы хакында һәм аның барышында нинди авырулар ешрак ачыклануы турында Татарстан мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының Әлмәт шәһәрендәге филиалы директоры Әнис Миндаров сөйли.

– Диспансерлаштыруның нәрсә икәнен һәм аның ни өчен үткәрелүен сөйләп үтегез әле.

– Диспансерлаштыру хроник авыруларны һәм аларны китереп чыгара торган куркыныч факторларны ачыклауга юнәлдерелгән. Сүз үлемнең төп сәбәпләре булып торучы йогышлы булмаган авырулар – йөрәк-кан тамыры авырулары, яман шешләр, сулыш органнары авырулары, шикәр диабеты һәм башка авырулар – турында бара. Диспансерлаштыру ике этаптан тора. Беренче этап профилактик тикшеренүдән гыйбарәт, аның барышында анкета тутырыла, антропометрия күрсәткечләре ачыклана (кешенең буе, авырлыгы, бил тирәлеге үлчәнә, тән массасы индексы исәпләп чыгарыла), артериаль кан басымы үлчәнә, кандагы холестерин һәм глюкоза күләме билгеләнә, флюорография, ЭКГ үткәрелә, күз эчендәге басым үлчәнә. Шулай ук, мәҗбүри рәвештә онкоскрининг диагностика тикшеренүләре үткәрелә. Диспансерлаштыруның беренче этабында пациентта үзгәрешләр ачыкланган очракта, поликлиниканың дәвалаучы табибы аны икенче этапка җибәрә. Икенче этап үзгәрешләрне тирәнтен тикшерүне күздә тота. Ул диагностика тикшеренүләре үткәрүне, табиб-белгечләрнең консультацияләрен үз эченә ала.

– Бу хезмәтләр өчен кем түли?

– Бу тикшеренүләр мәҗбүри медицина иминияте акчасы хисабына үткәрелә, гражданнар өчен ул бушлай. Эш бирүче үзенең хезмәткәрен диспансерлаштыру узарга эштән җибәрергә һәм диспансерлаштыру узган көн өчен түләргә тиеш. Безгә кайвакыт гражданнардан диспансерлаштыру узарга чакырулары, тик моның өчен түләргә кирәк булуы турында ишетергә туры килә. Бу очракта дәүләтнеке булмаган тикшеренү программасы турында сүз бара.

– Онкоскрининг нинди тикшеренүләрне үз эченә ала?

– Онкоскрининг – махсус диагностик тикшеренүләр ярдәмендә яман шеш авыруларын актив ачыклау. Хатын-кызлар өчен үткәрелә торган тикшеренүләргә аналык муентыгыннан онкоцитологиягә мазок анализы керә. Ул 18 яшьтән 64 яшькә кадәр өч елга бер тапкыр ясала. Тагын бер мөһим тикшеренү – маммография, ул 40 яшьтән 74 яшькә кадәр ике елга бер тапкыр үткәрелә. Аны узганда күкрәк бизе махсус аппаратта ике проекциядә тикшерелә.

Ир-атларга үткәрелә торган онкоскрининг тикшеренүләренә, мәни бизе яман шешен ачыклау өчен, простатоспецифик антиген тикшеренүе керә. Мондый тикшеренүләрне 45 яшьтән – биш ел саен һәм 64 яшьтә үткәрәләр.

Шулай ук 2019 елдан башлап, визуаль локализация онкология авыруларын ачыклау өчен, тирене, авыз куышлыгының лайлалы тышчасын һәм лимфа бизләрен мәҗбүри визуаль карау, калкансыман бизне капшап карау да кертелде. Эчәкләрнең яман шеш авыруы бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен, тизәктә яшерен канга анализ алына. Шулай ук ашказаны яман шешен ачыклау өчен, фиброгастродуоденоскопия (ФГДС) кертелде, ул бер тапкыр 45 яшьтә үткәрелә.

2021 елдан башлап, табиб-терапевт каравы нәтиҗәләреннән чыгып, тире яки авыз куышлыгы лайлалы тышчасы яман шешенә шик булганда, табиб-дерматовенерологта тикшеренү билгеләнә, ул дерматоскопияне дә үз эченә ала. Моннан тыш, шикәр диабетына шик туганда, табиб-терапевт билгеләве буенча, канда гликированный гемоглобин күләмен тикшерү үткәрелә.

– Яман шеш аеруча кайсы органнарны зарарлый?

– Күкрәк бизе, үпкә, эчәклек һәм тире яман шеше аеруча еш очрый. Шундый закончалык бар: яшь өлкәнрәк булган саен, авыру куркынычы арта бара. Шикәр диабеты белән авыручылар яман шеш куркынычы янаган төркемгә керә: яман шеш авырулы һәр икенче кешенең шикәр диабеты белән авыруы билгеле.

– Мондый диагнозны ишетү бер дә рәхәт түгел. Халык аңа ничек карый, дәваланырга әзерме?

– Күпчелек, әлбәттә, дәваланырга әзер, чөнки мондый диагноз альтернативага урын калдырмый, ул, кагыйдә буларак, катнаш дәвалануны (операция һәм химия/нурланыш терапиясен) күздә тота.

Бүгенге көндә медицина оешмалары “онкология” юнәлеше буенча медицина ярдәме күрсәтү тәртибен үтәргә бурычлы. Аның нигезендә, диагноз куелганнан алып, махсус дәвалау башлаганга кадәр кимендә 14 көннән дә артык вакыт узмаска тиеш. Авыруны дәвалый башлар алдыннан, белгечләр консилиумы оештырылырга тиеш.

Республикада яман шештән дәвалау арсеналына хирургия ысулы белән дәвалау, химиотерапия һәм нурланыш терапиясе керә. Барлык төр дәвалау өчен түләү мәҗбүри медицина иминияте акчасы хисабыннан башкарыла. Пациентларның югары технологияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге дә бар, алар ике чыганактан – мәҗбүри медицина иминияте һәм Татарстан бюджеты акчалары хисабыннан финанслана.

– Республиканың барлык районнарында да тикшеренүләрнең дөрес күрсәткечләрен алу мөмкинлеге бармы?

– Мондый тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеге булмаган кечкенә район хастаханәләре эре клиникаларга беркетелгән. Аларда алынган биоматериаллар зур хастаханәләргә җибәреп тикшертелә.

– Иминият компанияләре диспансерлаштыру нәтиҗәләрен тикшереп торамы һәм бу контроль нәрсәдән гыйбарәт?

– Диспансерлаштыру күләмен һәм сыйфатын иминият компанияләре экспертлары тикшерә. Алар күләм күрсәткечләре үтәлешен һәм аларны үтәмәү сәбәпләрен анализлый. Диспансерлаштыру тәртибе үтәлешен дә, яшь һәм җенес буенча уздырылырга тиешле барлык тикшеренүләрнең үткәрелү-үткәрелмәвен дә экспертлар тикшерә, алар шулай ук аларның үткәрелмәү сәбәпләрен дә ачыклый.

Әгәр дә кайсы да булса медицина оешмасында диспансерлаштыру кысаларында диагностика тикшеренүләреннән баш тарту 20 проценттан артып китсә, мондый хәл экспертиза үткәрү өчен сәбәп булып тора.

– Әгәр кеше үзендә яман шеш авыруына шикләнсә, тик яше диспансерлаштыруга туры килмәсә, нишләргә?

– Кичекмәстән поликлиникага дәвалаучы табибка мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерү узарга кирәк. Иң мөһиме – проблемадан качмау, аны тиз арада хәл итү. Шулай ук белер-белмәс “дәвалаучылар” тәкъдим иткән ысуллар ярдәмендә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк. Бу очракта тиешле медицина ярдәмен бары тик медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган медицина оешмалары гына күрсәтә ала.

Онкологлар фикеренчә, бүген яман шеш хөкем карары түгел. Мәсәлән, башлангыч стадиядә ачыкланган күкрәк бизе яман шеше шактый уңышлы дәвалана.

– Яман шеш авыруларын булдырмау өчен профилактика чаралары эшләнгәнме?

– Профилактика чаралары специфик һәм специфик булмаган төрләргә бүленә. Яман шеш авыруларын кисәтүнең специфик булмаган чараларына түбәндәгеләр керә: дөрес туклану (кызыл итне, татлы ризыкларны, камыр ризыкларын, шикәрне куллануны чикләү, көнгә аз-азлап 5-6 тапкыр ашау), стрессларга, тискәре хис-кичерешләргә каршы торырга өйрәнү, актив хәрәкәт итү, даими рәвештә медицина профилактика тикшерүләрен, диспансерлаштыру узу, тәмәке тартудан һәм көчле исерткеч эчемлекләр кулланудан баш тарту.

Яман шешнең аерым төрләренә каршы специфик профилактика чаралары да эшләнгән. Моңа В гепатитына каршы вакцинация (бавыр яман шешенә каршы), кеше папилломасы вирусына каршы вакцинация (аналык муентыгы яман шешенә каршы) керә.

Бу вируслар белән зарарлануның яман шеш авыруын китереп чыгаруга йогынты ясавы фәнни яктан расланган.

Фото: pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев