Ни өчен ковид балаларга ябышты?
Иммунолог Владислав Жемчугов фикеренчә, балаларның коронавирус белән еш авыруы аларның вакцина ясатмавы белән бәйле. Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ni-chen-kovid-balalarga-yabyshty
“Коронавирус белән күбрәк балалар авырта, чөнки өлкәннәр вакцина ясатты, аларның коллектив иммунитеты бар. Балалар – Җир шарында вакцина ясатмаган бердәнбер контингент. Шуңа күрә ковид балаларга ябыша да инде”, – ди белгеч.
Аның сүзләренчә, беренче чиратта, көчсез иммунитетлы балаларга прививка ясатырга кирәк. “Гадәттә, әйбәт иммунитетлы балалар ковид белән чирләми, яки аны җиңел кичерә”, – ди Жемчугов.
Татарстанга 12-17 яшьлек балалар өчен “Спутник М” вакцинасы кайтарылды. Әлеге препарат ике компоненттан тора, икенчесе 21 көннән соң ясала.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ni-chen-kovid-balalarga-yabyshty
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев