Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Мунчадан чыгып, карга сикерергә ярыймы?

Организмга мондый процедура файдалымы? Эссе мунчадан чыгып, күпләр кыш көне карда сикерергә яисә сап-салкын су белән коенырга ярата.

Кардиолог Татьяна Чернушенко фикеренчә, әгәр дә кеше үзенең организмы температура кисәк төшүгә нинди реакция бирүен белми икән, ул очракта карга сикермәү хәерлерәк.

– Һәр кешенең дә организмы индивидуаль. Салкын кар белән тәнне уганнан соң баш әйләнергә, йөрәк белән проблемалар килеп чыгарга, хәл китәргә мөмкин. Кисәк температура үзгәргәндә кан тамырлары кысылып, йөрәк өянәге булуы да ихтимал, – ди табиб.

Карга сикерер алдыннан башта табиб белән киңәшү сорала. Ник дигәндә, гипертония, гипотония, бөер авыруы, бавыр белән проблемалар, бронхиаль астма, ашказаны асты бизе, глаукома, конъюнктивит, эпилепсия, энцефалит, шикәр авыруы, туберкулез, хроник авырулары булганнарга мунчадан чыгып карга сикерү киңәш ителми.

 Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/munchadan-chygyp-karga-siker

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев