Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Муен авыртса

Җил тиеп, муен авыртса, җылыта торган компресс ясарга була.

Беренче рецепт: керән тамырын эре угычта уып, 2-3 аш кашыгы теләсә нинди май кушыгыз да барлыкка килгән ботканы марляга салып, авырткан урынга куегыз. Өстеннән целлофан белән урап, шарф чорнап куегыз. Компрессны 20 минут тотыгыз.

Икенче рецепт: балны аз гына “су мунчасы”нда җылытыгыз, аннары массаж хәрәкәтләре белән авырткан урынга ышкыгыз. Целлофан пленка куеп, шарф урагыз. Бер сәгатьтән компрессны алыгыз.

Өченче рецепт: торманың яртысын угычтан уып, аңа 3 аш кашыгы аракы һәм шуның кадәр үк үсемлек мае салып болгатыгыз. Катнашманы авырткан урынга сылап, өстенә целлофан пакет куегыз һәм җылы итеп ураныгыз. Компрессны ярты сәгать тотарга кирәк.

Табиб киңәше таләп ителә


Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/il-tiep-muen-avyrtsa-nishlrg12345

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев