Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Җәмәгать транспортында коронавирус ияртмәс өчен нишләргә?

Ашар алдыннан һәрвакытта да антисептик кулланырга кирәк.

Җәмәгать транспортында барганда саклагыч битлек кияргә, салкын тиеп авыру билгеләре булган кешеләр арасында мөмкин булган кадәр дистанция сакларга кирәк. Бу турыда URA.RU сайтына табиб-эпидемиолог Эдуард Шунков сөйли.

«Әйләнә-тирәгә вирус бүлеп чыгара торган кешеләр белән ябык пространствода озак тору авыру ияртү сәбәбе булырга мөмкин», — ди ул.

Ул саклагыч битлекнең фильтрациясе югары булырга тиешлеген искәртә.

Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков сүзләренчә, җәмәгать транспортында барганда һәм аннан чыккач санитайзер кулланырга кирәк. Ашар алдыннан һәрвакытта да антисептик файдаланыгыз, ди ул.

Крючков шәхси саклану чарасы сайлауга аеруча җитди карарга кирәк дип саный.

«Респираторларда чыгара торган клапанның фильтрациясе юк, ягъни алар белән сез үзегез бик яхшы сакланасыз. Әгәр сез вирус йоктыручы булсагыз, әйләнә-тирәдәгеләргә вирус тарата аласыз», — ди ул.

Эксперт искәрткәнчә, кеше бүлеп чыгара торган һаваны респиратор фильтрацияләми.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев