Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Көз көне буыннар авыртмасын өчен нишләргә?

Көз көне һава торышы үзгәреп тору аркасында буыннар авыртырга мөмкин, дип раслады табиб Григорий Конев. Ул җылы киенергә һәм дөрес тукланырга киңәш итте. Бу хакта МедикФорум сайты яза.

Һава торышы үзгәргән вакытта буыннар төрле сәбәпләр аркасында авыртырга мөмкин. Көзге салкын һавада организмдагы йомшак тукымалар тарая, кан әйләнеше бозыла.
Атмосфера басымының кинәт төшүе организмда ялкынсыну процессларын барлыкка китерә. Һәм бу буыннарга да тәэсир итә, авырту сизелә.

Табиб әйтүенчә, буыннар яңаруга коллаген гидрохлориды һәм глюкозамин ярдәм итә. Бу матдәләр кайбер ризыкларда, мәсәлән холодецта, желе конфетларда, бозау итендә, кызыл балыкта һәм диңгез ризыкларында бар.

Конев сүзләренчә, октябрь аенда туклану рационында чөгендер, брокколи, кишер, порей суганы, петрушка һәм шпинат булырга тиеш. Бу яшелчәләр иммун системасын ныгыта һәм шуның белән ялкынсынуларны киметә. Димәк буыннар торышын, аларның сәламәтлеген яхшырта дигән сүз.

Моннан тыш, табиб җитәрлек күләмдә су да эчәргә кирәк ди. Шулай ук физик активлык та булырга тиеш. Кирәк булган очракта массаж курсы алырга була.

Көз көне җылы киенергә кирәк дип тә өстәде. Бигрәк тә буыннары белән проблемалары булганнар моны истә тотарга тиеш.

Фото: http://pixabay.com

Чыгаанк: https://intertat.tatar/copayjavap/-vrach-dal-sovety-po-borbe-s-bolyu-v-sustavakh-osenyu/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X