Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кәрим Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева инфекцион авырулар хастаханәсендә ята

Артист авыруның нерв системасына зыян салуы турында сөйли.

Кәрим Тинчурин артисты Зөлфия Вәлиева инфекцион авырулар хастаханәсендә дәвалана.

«Нинди авыру икәнен беләсез. Ничек ул миңа тәэсир итте? Ул нерв системасын какшата. Бик начар борчылу, паника барлыкка килә. Үпкәләр 25 процентка гына зарарланган булса да, сулыш алу бик авыр.

Мин — сәламәт яшәү рәвеше алып барган кеше. Антибиотикларга һәрвакыт бик скептик карашта идем, аларны кулланмадым, антибиотикларсыз дәваланырга тырыштым. Үземне физик яктан нык, сәламәт кеше, нык тамырлы агач дип саный идем. Юк икән. Ул авыру шулкадәр әшәке.

Ул әшәке авыру нерв системасына зарар китерә, хәтта бирешә башлыйсың. Мин психик яктан шулкадәр хәлсезләндем, әздән генә бирешми калдым. Балаларымны күз алдына китерә башладым. Аларның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль булуы турында, мин аларга нәрсә бирә алдым, ничек түзәрләр дип уйладым.

Саклагыз үзегезне. Минем хәлем җиңеләйде. Маскалар киегез һәм күп кеше булган җирдә йөрмәгез. Ул өслекләрдә озак яшәми, тик кеше күп җыелган җирдә ул бик әшәке. Авыручылар, дәваланыгыз, сәламәт кешеләр, ул авыруга юлыкмагыз. Сәламәт булыгыз», — дип сөйли ул мөрәҗәгатендә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/27-10-2020/k-rim-tinchurin-teatry-artisty-z-lfiya-v-lieva-infektsion-avyrular-hastahan-send-yata-5781459

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев