Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ковидтан прививка ясалган кешеләргә нинди ике билгегә аеруча игътибар итәргә кирәк?

Еш төчкерә һәм йөткерә башласагыз, өйдә калырга кирәк.

Британия белгечләре сүзләренчә, вакцинация узган кешеләр коронавирусның ике билгесенә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Бу турыда Express басмасы коронавирус симптомнары ешлыгын күзәтеп бара торган кушымта мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итте.

«Әгәр прививка ясатсагыз һәм сәбәпсез еш төчкерә һәм йөткерә башласагыз, өйдә калырга һәм COVID-19 авыруына тест ясарга кирәк», — диелә бу хәбәрдә.

Әлеге кушымтаны ясаучылар сүзләренчә, нәкъ менә шушы ике билге коронавирус күчерүне тәэмин итә инде.

Моннан тыш, Британия белгечләре фикеренчә, ис һәм тәм тою хисләре югалуны да игътибар белән күзәтеп тору кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев