Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ковид тугыз баулылының гомерен өзгән

5 апрельгә булган мәгълүматка караганда, районда яңа коронавирус инфекцияле җиде кеше һәм алар белән элемтәдә булган алты кеше исәптә тора.

Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева мәгълүматы буенча, пандемия башланганнан бирле, Баулы районында авыру йоктыруның 71 очрагы теркәлгән: былтыр – 19 (өч кеше вафат), быел – 52 очрак, алты кеше үлгән.

Баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфиков хәбәр иткәнчә, ковидка каршы 1295 кеше прививка ясаткан. План буенча халыкның 60 проценты ясатырга кирәк, бу – 16 мең кеше. Ренат Шәфиков сүзләренчә, нигездә, 60 яшьтән өлкәнрәкләр вакцина ясата. Вакциналаштырылган кешеләрнең өчтән бере – авыл җирлекләрендә яшәүчеләр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев