Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Корсактагы майны ничек бетерергә?

Организмда матдәләр алмашу акрынайгач, кеше симерә башлый.

АКШ табиб-эндокринологы Элизабет Лоуден корсакка җыелган майларны бетерү өчен киңәшләр биргән. Белгеч фикеренчә, симерүнең төп сәбәбе — метаболизм, ягъни организмда матдәләр алмашу акрын булу.

Беренче чиратта көч кулланыла торган тренировка кирәк. Бу очракта мускуллар ныгый.

Тагын бер момент — ашауны киметү. Башта ризыктагы калорияләрнең көнлек күләмен 250 калориягә киметергә кирәк. Организм ач торырга тиеш түгел, чөнки ачлык вакытында метаболизм акрыная.

Күп итеп аксымлы ризык ашарга, файдалы майлардан да баш тартмаска кирәк. Менюда чикләвекләр яки авокадо булу яхшы. Әлбәттә, бу ризыкларны чамалап кына ашау хәерле. Аларны организм акрынрак эшкәртә, моның өчен энергия күбрәк сарыф ителә.

Эндокринолог ябыгырга теләгән һәркемгә сабыр булырга киңәш итә. Ябыгу нәтиҗәсе тиз генә булмый. Яңа режимда яшәү өчен организмга вакыт кирәк.


Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.ru/news/questions_answers/24-12-2019/korsaktagy-mayny-nichek-betererg-5712470

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев