Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Коронавирусның иң куркыныч симптомнары билгеле

    Госпитализация кирәк булган иң мөһим симптом - тын бетү, ди табиб.

    «Россия-1» телеканалы эфирында табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников COVID-19 авыруы вакытында кеше хастаханәгә салынырга тиешле иң куркыныч симптомнарны санап чыкты. «Госпитализация кирәк булган иң мөһим симптом — тын бетү. Гадәттә, COVID-19 вакытында тын кысылу җиденче-сигезенче көндә барлыкка килә. Әмма тын алалмау белән бәйле проблемалар беренче чорда ук булса, бу куркыныч билге булып тора», — диде табиб.

    Аның сүзләренчә, температура 38 градустан югарырак булганда гына табиб чакырырга һәм госпитализация таләп итәргә кирәк.

    «Без авыруның үзен түгел, ә симптомнарны дәвалыйбыз. Әгәр симптомнар юк икән, нигә сез хастаханә койкасына ыргыласыз?» — диде Мясников.

    «Әгәр сез сусасагыз, күзләрегез эчкә батса, телегез кипсә, бәвел бик аз булса, димәк, сез организмдагы сыеклыкны югалтасыз, бөерләрегез белән проблемалар бар һәм, әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип өстәде Мясников.


    Фото: pixabay.com

    Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/30-11-2020/koronavirusny-i-kurkynych-simptomnary-bilgele-5789321

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: