Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирусны «аяк өсте» уздырганыңны күрсәтә торган биш билге

Коронавирусның җиңел формасын ничек ачыкларга мөмкин.

Иң дөрес һәм иң төп күрсәткеч — тест тапшыру. G классындагы антитәнчекләр булса, димәк сездә инфекция булган. Ул коронавиурс белән авырганнан соң 10-12 көннән барлыкка килә. Икенчесе — М классындагы антитәнчекләрнең булмавы. Алар булса, димәк, сез яки авыру стадиясендә, яки савыга башлагансыз гына.

Берничә көн рәттән температураның «кәеф боза» торган югарылыкта — +37…+37,5°C торуы. Хәл китә, кеше тиз арый. Тамак авырта, томау, киресенчә, күзәтелми.

2-3 көннән тән сызларга мөмкин. 3-4 көннәргә ис сизү бетә яки азая. Кайвакытларда йөткертә, аерым очракларда кеше косарга, укшырга мөмкин, эче бозыла.

4-6 көннәрдә салкын тигән симптомнар көчәя, томау, ютәл барлыкка килергә мөмкин, кайберәүләрнең тамак авырта, сулыш кыенлаша.

Бер атнадан соң бу күрсәткечләр юкка чыга, кешедә ис сизү югалмаса, ул үзенең авырганын белми дә калырга мөмкин. Әмма ул авыруны таратырга мөмкин.

«Чын» коронавирус билгеләре:

Һәр өченче авыру ис сизми башлавын әйтә.

Кайбер очракларда тәнгә таплар чыга, аеруча аяк бармаклары тап-тап булып кызара, кайберәүләрдә зәңгәр төсмер була. Тәнгә тап чыгу еш кына балаларда күзәтелә.

Коронавирус вакытында күп кешеләр хәлсезлек сизә.

Шулай ук эч бозылу күзәтелә.

Тагын бер күрсәткеч — конъюнктивит.

Коронавирус еш кына пневмония китереп чыгара. Билгеле, бу очракта авыру «аяк өсте» уза дип әйтеп булмый.

Фото: pixabay.com/

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/10-05-2021/koronavirusny-ayak-ste-uzdyrgany-ny-k-rs-t-torgan-bish-bilge-5822672

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев