Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавируслы пациентлар белән эшләүче табибларның стажы икеләтә күләмдә исәпләнәчәк

Хезмәт периодларын исәпләүнең махсус тәртибе 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр гамәлдә була.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче Татарстан табибларының пенсия стажы икеләтә күләмдә исәпләнәчәк. Хезмәт стажын исәпләүнең махсус тәртибе 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр гамәлдә. Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Табиблар өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукын бирә торган бер эш көне эшнең билгеле бер төрләрендә ике көн стаж кебек исәпләнәчәк.

«Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы шәхси исәп мәгълүматлары нигезендә, ә шәхси исәп документларына үзгәрешләр керткәнчегә кадәр эш бирүче билгеләнгән тәртиптә тапшыра торган документлар белән расланачак», - дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында.

Табиблар махсус стажның билгеле бер дәвамлылыгы булган очракта пенсиягә вакытыннан алда чыга ала. Моның өчен авылда эш стажы — 25, шәһәрдә 30 елдан да ким булмаска тиеш.


Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/15-10-2020/koronavirusly-patsientlar-bel-n-eshl-che-tabiblarny-stazhy-ikel-t-k-l-md-is-pl-n-ch-k-5778947

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев