Коронавирус йоктырган балаларда Кавасаки авыруы билгеләре күзәтелә башлаган
Табиблар балаларда коронавирусның авыр нәтиҗәләре булуына борчыла. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Федераль медицина-биология агентлыгының балаларда йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Юрий Лобзин «Вирусология көннәре-2021» Халыкара форумында әйтүенчә, коронавирус белән авырганда Кавасаки авыруы симптомнары булган балалар саны арта.
Санкт-Петерубргта Федераль медицина-биология агентлыгында елына 2-3 очрак теркәлгән, ә хәзер узган айда гына 19 бала авыруы теркәлгән.
«Әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, ел азагына коточкыч сан – 100 мең балага 5,5 процент булачак. Без бу динамиканы фаразлый алмыйбыз, әмма куркыныч бар», – дигән Лобзин.
Пандемия башында балаларда коронавирус агымы куркыныч тудырмады. Яңа туган баладан 24 яшькә кадәрге кешеләр арасында үлем очраклары 0,1 проценттан да ким булган, ә госпитализация 2,5 проценттан артмаган. Әмма соңрак Кавасаки симптомнары булган балаларның авырулары турында мәгълүматлар барлыкка килде. Аларда кан тамырлары ялкынсынуы, тамак шешү һәм башка билгеләр күзәтелгән.
Лобзин әйтүенчә, Петербургта «Федераль медицина-биология агентлыгының Балалар йогышлы авыруларының фәнни-клиник үзәге»нә Кавасаки авыруы симптомнары белән 19 пациент килгән. Аларның уникесенә реанимация һәм интенсив терапия кирәк булган. Бер баладан кала башкаларының ПЦР-тестлары тискәре булган.
Фото: pixabay.com
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев