Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирус чигенми

2022 елның 11 гыйнварына булган мәгълүматка караганда, районда пандемия чорында ковид белән авыруның 146 очрагы ачыкланган, шуларның икесе – соңгы атнада.

Безнең районда пневмония һәм ОРЗ белән авыручылар  саны кимегән. Узган ел ахырында 24-25 кешегә “пневмония” диагнозы куелган, яңа елның беренче атнасында исә 8 пациент теркәлгән, шуларның берсе – 17 яшькә кадәрге бала. ОРВИ  белән авыручылар саны 2021 елның декабрендә бер атнага уртача 34 пациент булган,  2022 елның беренче атнасында исә бары 1 пациентка гына шундый диагноз куелган.

Районда коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату дәвам итә. Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев мәгълүматы буенча, бүгенге көнгә ковидка каршы 18 865 кеше прививка ясаткан, бу вакцинация узарга тиешле халыкның 70 процентын тәшкил итә. Район үзәк хастаханәсендә бәйрәм ялларында прививка пунктлары эшләүгә карамастан, бу чорда 35 кеше генә прививка ясаткан.

Баш табиб, вакцинациянең мөһимлеген ассызыклап, 2021 елда инфекция госпиталендә барлыгы 934 пациент дәвалануын һәм шуларның 56сы гына ковидка каршы прививка ясаткан булуын әйтте. Үлгән пациентларның 73е вакцинация узмаган булган. Ә икесе прививка ясаткан булган. Аларның хроник авырулы һәм авыр хәлдә булганлыгы билгеле.

– Бүгенге көндә районда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы ике кеше исәптә тора, икесе дә хастаханәдә ята, – дип хәбәр итте атналык киңәшмәдә Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева.

Спикер билгеләп үткәнчә, Баулы районында предприятиеләрдә һәм җәмәгать туклануы учреждениеләрендә ковидка каршы чаралар үтәлеше һәм коронавируска каршы вакцинация узмаган хезмәткәрләр булу-булмау тикшерелә. Роспотребнадзор тикшерүе барышында билгеле булганча, 2021 елның декабреннән агымдагы елның гыйнварына кадәр районның кайбер кибетләрендә хокук бозулар ачыкланган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев