Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Коронавирус белән авырган балаларның сәламәтлегенә нинди зыян килүе билгеле

    Балигъ булмаган пациентларга медицина күзәтүе терелгәннән соң да кирәк дип саный Россия педиатрлар берлегенең Башкарма комитеты рәисе.

    Коронавирус авыруын кичергән балаларны аеруча күзәтергә кирәк. Россия педиатрлар берлегенең Башкарма комитеты рәисе Ләйлә Намазова-Баранова әнә шундый фикер белән уртаклашты.

    Белгеч сүзләренчә, тикшеренүләр коронавирус белән авырган балаларның 30 процентында когнитив функцияләрнең кимүендә күзәтелә. Хәтта авыру симптомсыз үтсә дә, ди табиб. Моннан тыш, урологлар мәгълүматлары киләсе буыннарның фертильлек проблемалары турында сөйли. Шуңа күрә балигъ булмаган пациентлар һәрвакыт күзәтү астында булырга тиеш, ди табиб.


    Фото:  /pixabay.com

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/26-10-2020/koronavirus-bel-n-avyrgan-balalarny-s-lam-tlegen-nindi-zyyan-kil-e-bilgele-5781391

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: