Хатын-кызларга берничә киңәш
50 яшьләр тирәсендә күп хатын-кызның менопауза вакыты җитә. Гүзәл затлар тормышында өченче матур чор бу. Әмма ул аның организмындагы кайбер үзгәрешләр белән дә бәйле.
Гормональ үзгәрешләр башлану аркасында, климакс вакытында кайбер хатын-кызларларның авырлыгы шактый артырга мөмкин. Стресс гормоны – кортизол күбрәк эшләнеп чыга башлый: май катламын ул барлыкка китерә дә.
Ә иң мөһим хатын-кыз гормоны – эстрогенның җитмәве барлык матдәләр алмашыну процессларында сизелә башлый. Әмма менопауза вакытында гәүдәгә калынаеп китмәү, алай гына түгел, хәтта, киресенчә, ябыгу өчен 3 кагыйдәне саклау җитә.
* Диуретик ризыклар
Менопауза җиткәч, хатын-кыз организмы шешенә торганга әйләнә, шуңа күрә диетологлар күбрәк диуретик ризыклар ашарга тәкъдим итәләр. Моңа менә нәрсәләр керә: помидор (аны, гомумән, сидек юлларында нинди генә патология булса да, ашарга кушалар), сельдерей, гөлҗимеш, кыяр, цитруслар. Боларның барысы да сидек кудыру көченә ия.
Көндәлек рационда аминокислоталар, С витамины, магний да булырга тиеш. Ә менә кыздырылган майлы ризыкларны ашамаска, төнгә каршы артык күп су эчмәскә тырышырга кирәк.
*Метаболизмны тоткарлаучы ризыклардан баш тарту
Матдәләр алмашыну тизлегенә турыдан-туры начар тәэсир итүче ризыклардан тулысынча баш тартырга кирәк. Исерткеч эчемлекләрне кулланудан да бөтенләй тыелу яхшырак: алар ашкайнату трактын ярсыталар, нәтиҗәдә организмның ризыктан файдалы матдәләрне алу, кабул итүе бозыла.
Менә нәрсәләрдән һичшиксез баш тарту кирәк: рафинадланган шикәрдән һәм ул кушыдган барлык ризыклардан. Рафинадланган шикәр организмда инсулинның әле артып, әле кимеп торуын китереп чыгара – бу исә ябыгу процессына комачаулый. Баллы ризыкны күңелегез эзли икән, җиләк-җимеш яки киптерелгән җиләк-җимеш ашагыз – әмма көннең беренче яртысында гына.
Яшь барган саен, организмга лактозаны һәм сөттәге аксымны эшкәртү авырлаша, шуңа күрә, сөт ризыкларыннна баш тарту да дөресрәк булыр.
*Физкультура
Беркайчан да тазарганың булмаска яки диета тотарга да мөмкинсең, әмма чын-чынлап зифа гәүдәле булырга бары тик спорт кына ярдәм итәчәк. Менопауза вакытында бигрәк тә пилатес, йөзү, аквааэробика белән шөгыльләнү файдалы.
Әйткәнебезчә, климакс вакытында стресс гормоны – кортизол эшләп чыгару арта. Шуңа күрә физик хезмәт белән күбрәк, ешрак шөгыльләнергә тәкъдим ителә дә: волейбол, теннис уйнарга, атта йөрергә. Җәяү йөрүне гадәттә кертергә. Боларның барысы да кәефне дә күтәрә бит әле.
Менопаузаны шактый катлаулы чор дияргә дә була. Әмма аның аша бөтен хатын-кыз да үтә. Сәламәтлегеңә игътибарлырак булсаң, сайлап кына ашасаң, климаксның авырлыгын тоймаска дка мөмкин. Иң мөһиме – күбрәк хәрәкәтләнергә: май катламы тупланырга өлгермәсен. Каядыр залга йөрергә мөмкинлегең юк икән, күнегүләрне өйдә дә эшләргә була бит.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/menopauza-chory-tazaryp-kitms-chen-3-altyn-kagyydne-sakla
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев