Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Халык медицинасы

Сезгә сәламәтлегезне сакларга халык рецептлары тәкъдим итәбез

Астмадан алоэ бәлзәме

Бәлзәм ясау өчен ике атна су сибелмәгән алоэ яфрагы кирәк булачак. Ул киселгән яфракны су белән юарга ярамый, фәкать коры тукыма белән тузанын гына сөртеп алыгыз. Аннары яфракны турап пыяла банкага тутырыгыз да, өстенә тиешле күләмдә бал белән кагор шәрабы салыгыз. Барысын бергә яхшылап болгаткач, тугыз көн салкынча урында төнәтегез. Аннары яфракларны сыккалап, төнәтмәне сөзегез.

Әзер төнәтмәне беренче ике тәүлектә көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыклап, аннан соң көнгә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыклап эчегез.

Бәлзәм әзерләү өчен: 250 г алоэ, 0,5 л кагор, 350 г бал сорала.


Тамак авыртканда

Бер аш кашыгы алма серкәсен 1 стакан суга яисә алма согына салып, тамагыгызны чайкагыз.


Ютәлдән

Ярты стакан кайнар сөткә ярты стакан минераль су (боржом) яисә 1 стакан кайнар сөткә 1 чәй кашыгы бал кушып эчәргә кирәк.



Артриттан чыршы ваннасы

Яңа киселгән чыршы ботакларын кайнар сулы зур бакта томалап төнәтегез. Төнәтмә 37-38 градуска төшкәч, шуңа аяк-кулларны тыгып, 30 минут тотыгыз. Аннары аяк-кулны йон тукымага чорнап, 1 сәгать ятып торыгыз. Әлеге процедураны 2 көн саен кабатлау зарур. Ревматик полиартритны дәвалау курсы 5-7 процедура тәшкил итә.


Артриттан солы саламы

Солы саламына (200-300 г) 5 литр су салып 30 минут кайнатыгыз. Эретмә 36-37 градуска чаклы суынгач, аяк-кулларны тыгып, 20-30 минут утырыгыз. Процедура өчен 5-6 ванна зарур.


Сөялне ничек бетерергә?

Беренче ысул. Һәр көн йокы алдыннан аякны тән түзәрлек кайнар суга тыгып йомшартыгыз. Аннары сөял өстенә лимон кисәге куеп бәйләгез. Аеруча лимонның кибән башлысы уңай булачак. Әлеге процедураны 5-6 тапкыр кабатларга кирәк.

Икенче ысул. Суган кабыгын ике атна дәвамында аш серкәсенә салып тотыгыз. Һәм шул кабыкны төнгә сөялгә бәйләгез. 3-4 процедурадан соң сөял бетәчәк.


Тынычландыргыч массаж

Массаж стресстан иң нәтиҗәле чара булып санала. Кан йөрешен яхшырту белән беррәттән, тәнгә эфир майларын да сеңдерә. Миндаль яисә кунжут мае салынган шешәне кайнар суга утыртып җылытыгыз. Шуңа берничә тамчы эфир мае (лаванда, мелисса, ромашка) өстәгез. Әлеге май катнашмасын аз-азлап, табаннан башлап бөтен тәнгә массажлап сөртегез. Мондый массажны иртән яки кичен душ алдыннан ясау кулай. Бу процедурага нибары 10 минут вакыт җитә. Аның каравы, организмга күпме физик һәм рухи көч өстәлә.


Грипптан лимон файдалы

Гриппка каршы организмны төрлечә чыныктырып була. Мәсәлән, лимонлы май ашау да файдалы. Моның өчен 1 лимонны 1 минут кайнар суга салып тотыгыз. Аннары кабыгы белән бергә иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа 100 г атланмай һәм 1-2 аш кашыгы бал салып болгатыгыз. Лимонлы майны суыткычта саклагыз һәм көндәлек кулланыгыз.


Теш сызласа...

Теш сызлавын гап-гади канәфер белән басарга мөмкин. Аны авырткан теш белән чәйнәп, уртка кысарга кирәк. 15 минуттан авырту басылыр.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/khalyk-meditsinasy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев