Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Качману бәйрәмендә бәкедә коенганда иминлек кагыйдәләре

19 гыйнварда православие вәкилләре төп бәйрәмнәрнең берсе — Качмануны билгеләп үтә.

Күпләр традиция буенча бәкедә чумарга барачак. Табиблар бу процедурада сак булырга киңәш итә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Бозлы суда коену алдан әзерлексез йөрәк-кан тамырлары, сулыш һәм бәвел системалары авырулары булган кешеләр өчен, шулай ук астма, шикәр диабеты һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары (остехондрозлар, артритлар һ.б.) белән интегүчеләр өчен куркыныч. Мондый кешеләргә бозлы суга чуму катгый тыела. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм кечкенә балалар өчен дә бу гадәтнең файдасы бик аз, авыру сезоны вакытында аларның иммунитеты түбән.

Суда коеныр алдыннан, хроник авыруларның кискенләшүен булдырмау максаты белән, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Фото: А.Габдрәфыйкова

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X