Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Казан табиблары Татарстанда балалар арасында биш төп авыру төркемен атады

Казанда башланган халыкара балалар табиблары конгрессында Россиядә, аерым алганда Татарстанда балалар арасында булган авыруларның биш төп төркемен атадылар.

«Беренче урында сулыш органнары авырулары тора. Аерым алганда, ОРВИ (кискен респиратор вируслы авырулар) балалар арасында һәрчак була. Шулай ук кан әйләнеше системасы, ашкайнату системасы органнары авырулары, эндокрин системасы, терәк-хәрәкәт аппараты һәм күз авырулары да еш очрый. Бу – мәктәп чорында булган шартлы авырулар. Хәтта фәнни хезмәтләр дә бар, аларда 11нче сыйныфка җиткәндә бу авырулар үсеш кичерүе исбатлана», — дип аңлатты Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Альмира Мостафаева.

Хәзер хәтта «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты да бу авыруларны мониторинглау бурычын куйды, бу, авырулар хроник булмасын дип, балаларны шунда ук диспансер исәбенә һәм күзәтүенә алу өчен кирәк, ди табиб.

3 декабрь Казанда бөтен Россиядән һәм чит илләрдән төрле белгечлекләрдәге балалар табиблары балалар авыруларын дәвалау һәм проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышты.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-today.ru/2019/12/54896/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев