Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кан басымы түбән булса

Югары кан басымы – гасыр авыруы. Ләкин гипотония – түбән кан басымы да шактый киң таралган.

Бигрәк тә бу авырудан хатын-кызларның 30-50 про­центы җәфа чигә. Кан басымының ирләрдә – 100/85, хатын-кызларда 95/65 мм дан түбән төшүе артериаль түбән кан басымы дип атала. Аны дәвалауның нәтиҗәле чарасы – чы­ныктыру. Аларны өй шартларында үзегезгә үткәрергә дә мөмкин.

МОНЫҢ ӨЧЕН:

* һәркөн иртән, кон­траст душтан соң, йомшак сөлге белән сөртенергә;

* яхшы җилләтелгән бүлмәдә 5-7 минут дәвамында җиңелчә күнегүләр ясарга;

* көн дәвамында коры каты щетка белән бөтен гәүдәгә массаж ясарга;

* кичен ваннаны 10-18 градус җылылыктагы су белән 20 см тирәнлектә тутырыгыз. Ваннада аяк табанын кисәк су өстенә чыгарлык итеп, 1-3 ми­нут йөреп торыгыз. Ан­нан соң аякларны ко­рытып сөртегез, йон оекбаш киеп, аяклар җылынганчы бүлмәдә тиз-тиз атлап йөрегез;

* каты чәй һәм кофе – иң киң кулланыла тор­ган чара. Шулай да алар­ны күп кулланырга яра­мый. Өч чынаяктан да күбрәк кофеин куллану кире нәтиҗә бирә: йокы килә башлый;

*тамырларның эшчәнлеген лимон­ник, левзея, ал радио­ла, женьшень яхшыр­та. Даруханәдән аларның төнәтмәсен сатып алып, ашарга 30 минут кала, иртәнге һәм төшке аш алдыннан 20 шәр тамчы төнәтмәне 1/4 стакан суга кушып эчәргә. Дәвалану 2-3 атна дәвам итә, 1 ай тәнәфестән соң, дәвалану курсын кабатларга;

* мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, велоси­педта йөрергә, кышын чаңгы шуарга. Спортның бу төрләре тамырларның эшчәнлеген яхшырта;

*олы юллардан ера­грак булган урыннарда ял итәргә, саф һавада ешрак булырга;

* яхшырак йоклар­га, йокысызлыкны җиңү өчен теләсә нинди мөм-кинлектән файдаланырга.

* витаминнар чыга­нагы буларак яшелчә, җиләк-җимеш (кара кар­лыган, кара миләш, ли­мон, гөлҗимеш, кузгалак, сырганак, кишер), шулай ук мөгезле эре терлек ба­выры, атланмай, йомыр­ка, кета һәм осетр ба­лыклары икрасы ашарга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ