Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кан анализындагы нинди саннар инсульт куркынычы турында кисәтә?

    Холестерин микъдары 5,2 ммоль/л дан югарырак булса...

    Кан анализына карап, кешедә инсульт булу ихтималын ачыкларга мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

    Гемоглобин күрсәткече хатын-кызларда 140тан, ир-атларда 160тан зуррак булса, бу кан куе дигән сүз. Бу очракта, гадәттә, эритроцитлар саны да зур була (биштән артык).

    Глюкоза күрсәткече югары булу да инсульт ихтималы турында сөйли. Сүз 6,1 ммоль/л дан югарырак саннар турында бара.

    Холестерин микъдары 5,2 ммоль/л дан югарырак булса, атеросклероз куркынычы зур дигән сүз.

    Реклама

    Д-димер 248нг/л дан югарырак булса, шикләнергә кирәк. Бу күрсәткеч канның ою дәрәҗәсе артуын аңлата.

    Шушы күрсәткечләрнең һичьюгы берсе зур булса, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә бу хәбәрдә.

     

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: