Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ирләрнең җенси органында яман шешнең өч билгесе

Рак җитди стадиягә җиткәч кенә авырту барлыкка килә.

Немец галимнәре ир-атларда мәни бизе яман шешенең өч төп билгесен атады. Бу Россиядә киң таралган яман шешләрнең берсе, ул бары тик тире рагыннан гына калыша. Бу хакта Focus.de басмасына сылтама белән «Московский комсомолец» яза.

Табиблар әйтүенчә, бу төр яман шеш әллә ни мөһим булып тоелмаган билгеләр астына яшеренә. Рак җитди стадиягә җиткәч кенә авырту барлыкка килә. Шуңа күрә организм биргән сигналларга игътибарлы булырга, авыртуның беренче тойгылары булуга ук табибка күренергә кирәк.

Простата яман шешенең төп билгесе — кече йомышны башкару белән бәйле проблемалар. Бәвел акрын килә, бәвел куыгы тулысынча бушап бетмәгән кебек була, шулай еш кысталу булырга мөмкин. Икенче билге — бәвел төсе үзгәрә башлау. Анда кызыл төстәге төерчекләр барлыкка килә.

Өченче билге — җенси акт вакытында авырту барлыкка килү. Бу ялкынсыну барлыкка килгән дигән сүз. Шулай ук эрекция шактый нык бозылырга мөмкин. «Мәни бизе яман шеше вакытында авырту тойгылары, гадәттә шеш күзәнәкләре органнан читкә тарала башлаганда гына барлыкка килә», — диелә хәбәрдә.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.ru/news/questions_answers/24-01-2020/irl-rne-ensi-organynda-yaman-sheshne-ch-bilgese-5718120

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев