Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Илле яшьтән узганнар арасында ВИЧ-инфекция эләктерү очраклары арткан

Май аеның һәр өченче якшәмбесендә СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Быел ул 16 майга туры килә һәм әлеге дата уңаеннан «Җиңү өчен тест» проектының икенче этабы үткәрелә.

Республиканың СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәшү үзәге табибы Фирая Нәгыймова китергән статистикага караганда, җир йөзендә 42 млн кешедә ВИЧ бар. Россия буенча бу саннар 1 млн ны тәшкил итә. Республикада 15 мең кешегә ВИЧ диагнозы куелган.

– Кызганычка каршы, авыру “олыгая” бара. Соңгы өч елда 50 яшьтән узганнар арасында ВИЧ йоктыру очраклары 30 процентка артты. ВИЧ-инфекцияне җенси юл белән йоктыручылар саны да күбәя. Бүген ул 60 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта СПИДтан үлүчеләр саны 25 процентка кимеде. Бу бик яхшы күрсәткеч. Вируска каршы терапиягә авыручыларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү нәтиҗәсе ул. Экспресс-тестлар да авыру очракларын вакытында ачыкларга ярдәм итә. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, узган елны яңа туган сабыйлар арасында ВИЧ белән тууы очраклары да күзәтелмәде, – диде спикер матбугат очрашуында.

Элек ВИЧ-инфекция халыкның социаль яктан имин булмаган катлавында күбрәк табылса, хәзер ул гади кешеләр арасында да күп теркәлә. Үзендә ВИЧ булуын белмәгән кеше җенси мөнәсәбәтләрдән соң инфекцияне үз тирәсендәгеләргә дә йоктыра. Шуңа да моны булдырмый калу өчен иң нәтиҗәле чара – тест үтү.

“Новый век” коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Лилия Таишева журналистларны «Җиңү өчен тест» проектының беренче этабын нәтиҗәләре белән таныштырды. Республиканың 41 пунктында һәм Мари Эльның Волжск шәһәрендә 6 172 кеше ВИЧ-инфекциягә тест узган. 15 кешенең тесты уңай нәтиҗә күрсәткән.

Проектның икенче этабы – ВИЧ-инфекциягә тест үткәрү, Татарстаннан кала, Ульяновск, Оренбург, Самара, Киров өлкәләрендә, Мари Эль, Чувашстан, Удмуртия, Башкортстан республикаларында да оештырыла. 16 май көнне Казан үзәгендәге Бауман урамында теләгән һәр кеше тест үтә ала.

– Тест уздыру ВИЧ-инфекцияне ачыклауның иң җиңел, тиз һәм гади ысулы. Авыруны вакытында ачыклап кына дәвалану ысулын тизрәк билгеләп булачак. Иң мөһиме курыкмаска, үзеңне җиңәргә генә кирәк, – диде ул.

 Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/ille-yashtn-uzgannar-arasynda-vich-infektsiya-elkter-ochraklary-artkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев