Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Грипптан ничек сакланырга?

Республикада грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары буенча хәл тотрыклы. Дөрес, яңа ел бәйрәмнәрендә 6 мең кеше авыртса, яллар узып, зурлар эшкә, кечкенәләр мәктәп, балалар бакчасына йөри башлагач, 13 меңгә якын очрак теркәлгән. Бу эпидемия бусагасыннан 17,2 процентка түбәнрәк. Шулай да республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов бер атна эчендә авыру очраклары ике тапкыр артуга бармак аша карамаска киңәш итә. Ул грипптан саклану чаралары хакында тагын бер кат искә төшерә.

Гриппка каршы прививка ясау республикада елдан-ел арта. 3-4 ел элек халыкның 21–23% ына вакцинация ясалса, быел бу сан 46,5% ка җиткән. Ләкин профилактика моның белән генә чикләнми. Белгечләр, кешедә авыру ике сәгать эчендә генә барлыкка килми, диләр. Инкубацион чоры бер тәүлеккә кадәр сузылырга мөмкин. Вирус эләктергән кеше үзен хәлсез хис итә башлый һәм ул тирә-яктагылар өчен инфекция чыганагына әйләнә. Грипп эләктермәс өчен гап-гади чаралар бар:

- Авыручылар саны арткан чорда җәмәгать урыннарына, аеруча кинотеатрларга, зур сәүдә үзәкләренә чыгып йөрүне киметергә. Бигрәк тә балалар белән йөрүдән тыелып торырга. Барырга туры килсә, борынга интерферон препаратлары тамызырга;

- Шәхси гигена. 2009 елда дуңгыз гриппы таралган вакытта шул ачыклана: кулларны еш юып йөргәннәргә вирус сирәгрәк эләгә. Хәзер махсус антисептик салфеткалар сатыла. Алар белән кулларны сәгать ярым саен сөртеп тору ОРВИдан 60–70% ка саклый; 

-  Куллар белән биткә, иреннәргә, борынга кагылып алу гадәтен дә бетерергә кирәк;

- Маскалар киеп йөрергә. Көнчыгыш илләрендә бу – нормаль күренеш. Алар эпидемия вакытында һәрвакыт битлек киеп йөреп, үзләрен шул рәвешле авыру йоктырудан саклыйлар. Ә бездә андый гадәт юк. Аны авыру кешеләрдә генә күрәбез, ә ул аларда тузан суырткычы капчыгы эффектын бирә. Битлекнең бер чите ачылып китә икән, анда җыелган вирус тирә-яктагы бөтен кешегә «җитәчәк». Аны сәламәт кешеләр кияргә тиеш.  Авыртасыз икән, өйдә калып дәвалану зарур!

- Бүлмәне даими җилләтеп тору да каршыгызда утырган авыру коллегагыздан инфекция йоктырудан саклар. 

- Витаминнар эчәргә кирәк. Гап-гади аскорбин кислотасын тәүлеккә 1 грамм эчеп куйсагыз, менә дигән профилактика булыр. 

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=8473

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев