Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Гриппка каршы вакциналаштыру кампаниясе башланды

Көз – төрле йогышлы авырулар таралу чоры, пандемия вакытында бигрәк тә. Шуларның берсе – грипп. Район үзәк хастаханәсенә гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайткан инде, тик ул өлкәннәр өчен генә. Бу атнада балаларга ясый торганы да кайту көтелә.

– Гриппка каршы вакцина ясау ел саен миллионлаган кешегә йога торган грипп авыруы таралуны киметү өчен кирәк, – дип сөйләде безгә баш табибның халыка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфиков. – Аеруча авыр очракларда ул пандемиягә сәбәпче була. Хәзерге вакытта бездә башка йогышлы авыру – коронавирус – пандемиясе. Шуңа күрә әлеге вирусны җиңә алырлык вакцина булдыруга күп игътибар бирелә. Хәзерге вакытта гриппка каршы вакцинацияне иртә стадиядә – әлеге авыру барлык шәһәрләргә үтеп кергәнче – уздыру мөһим. Татарстанда прививка ясауны сентябрьдә башларга карар ителде. Иммунитет вакцина керткәннән соң ике-өч атна эчендә барлыкка килә. Элегрәк прививканы соңрак ясыйлар иде – октябрьдә һәм ноябрьдә. Шуңа күрә кешеләрнең бер өлеше, хәтта вакцина ясатканнары да, грипп белән авырырга мөмкин иде. Шунысын әйтү урынлы булыр: хәзерге вакытта нәтиҗәле вакциналар бик күп.

Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенә өлкәннәргә 2400  вакцина кайткан, аларны инде ясый башлаганнар – укытучыларга, хроник авырулы кешеләргә, йөкле хатын-кызларга.

– Балалар өчен вакцина йомшаграк, аны балалар җиңел кичерә. Барлык халыкның 75 процентыннан артыграгы прививка ясатса, иммунлы катлам барлыкка килә, ул бар кешене саклый, – дип дәвам итте Ринат Шәфиков. – Шулай итеп, вакцинация узган кешеләр сәламәтлек мөмкинлекләре буенча прививка ясатмаган, иммун системасы көчсезләнгән  башка кешеләргә саклану булдыра кебек. Барлык баулыларга мөрәҗәгать итеп, вакцинациядән баш тартмауларын үтенәм. Без – медицина хезмәткәрләре – ел да прививка ясатабыз. Ул бик нәтиҗәле – авыру мөмкинлеге кими, грипп белән авырган очрак та, ул җиңелчә формада уза. Прививка ясаткач, грипп белән авырган кешедә катлаулану булмый. Ә пневмония, миокардит кебек катлауланулар кешенең алдагы язмышына йогынты ясарга, инвалидлыкка китерергә мөмкин. Бу очракта кеше тулы канлы тормыш белән яши алмый, аңа даими рәвештә дару эчеп торырга туры килә. Ә гриппка каршы бер прививка ясату мондый катлауланулардан коткарып кала ала.

Ринат Шәфиков сүзләренә караганда, соңгы вакытта вакцинаның зыяны юк, ул зур булмаган, шул ук вакытта җитәрлек күләмдә кертелә.

– Балалар өчен вакцинада әлеге вирусның бары бер кисәкчәсе генә була. Ә өлкәннәр өчен ясала торганы өчен тере булмаган вируслар кулланыла, – ди ул. – Әлеге вакцина, имммунитет җавабы булсын өчен, зур булмаган, шул ук вакытта җитәрлек күләмдә кертелә. Без вакцинацияне ел саен уздырабыз. Кызганычка каршы, вирусның 2000 төре-штаммы бар. Алар ел да үзгәреп тора. Ел саен яңасы тарала. Шуңа күрә вакцина ел да яңартыла.

Гриппка каршы вакцина ясату авыруны тулысынча булдырмаска яки аны җиңелрәк формада үткәрергә ярдәм итә.

– Хезмәт бурычларын үтәгәндә күп кеше белән элемтәгә керүче кешеләргә – укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә, кондукторларга, автобус йөртүчеләргә – якын арада, һичшиксез, прививка ясату зурур, – ди Ринат Шәфиков. – Чөнки кеше, үзләрендә авыру билгеләре булмаса да, башкаларга йоктырырга мөмикн.

Вакцинация узар алдыннан, привика ясауга рөхсәт бланкын тутырырга кирәк. Прививканы, инфекциягә каршы барлык чараларны үтәп, процедура кабинетында ясыйлар. Балаларга – балалар консультациясендә, өлкәннәргә – поликлиниканың өченче катында.

Гриппка каршы вакцинация бушлай, федераль һәм региональ бюджет акчалары хисабына ясала. Шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары хезмәткәрләренә уңайлы булсын өчен, медицина бригадасы прививканы барып та ясый ала.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев