Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Гриппка бәйле җаваплар

    Көзен күп кеше ОРВИ, грипп белән чирли. Шуңа күрә грипптан прививка ясатырга ярыймы?

    * Коронавируска каршы вакцина ясаткан кешеләргә гриппка каршы прививка ясатырга ярыймы?

    – Ярый, хәтта кирәк.

     

    * Ул прививкалар бер-берсенә комачауламыймы?

    – Төрлесе төрле инфекцияләргә каршы билгеләнгән вакциналар еш кына берьюлы яки бер-бер артлы ясала. Моның бер зыяны да юк. Гомумән алганда, бер прививкадан соң икенчесен ясар алдыннан бер ай вакыт үтәргә тиеш.

     

    * Гриппка һәм пневмониягә каршы прививкаларны бер үк көнне ясатырга ярыймы?

    – Әйе, риск төркемендә булган кешеләргә (мисал өчен, өлкән яшьтәгеләргә) грипп һәм пневмониягә каршы ике прививканы да бер үк көнне ясарга мөмкин. Бу – нормаль күренеш.

     

    * Гриппка каршы прививканы иң беренче чиратта кемнәргә ясату киңәш ителә?

    – 6 ае тулган балаларга;

    – мәктәптә укучы балаларга;

    – вуз һәм көллият студентларына;

    – сәламәтлек саклау, белем бирү, транспорт, коммуналь хезмәтләр күрсәтү тармакларында хезмәт куючыларга;

    – вахта ысулы белән эшләүчеләргә;

    – хокук саклау органнарында эшләүчеләргә, дәүләт чигендә сакта торучыларга;

    – күпфункцияле үзәкләрдә эшләүчеләргә, социаль хезмәткәрләргә;

    – дәүләт һәм муниципаль хезмәттәге кешеләргә;

    – йөкле хатын-кызларга;

    – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә;

    – хәрби хезмәткә чакырылучыларга;

    – хроник йөрәк, кан тамыры, үпкә авырулары булган, симерү диагнозы куелган кешеләргә.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: