Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Горизонтта – Covid-19ның яңа дулкыны

Коронавирус беркая да китмәде. Баулы районында бу вирусны йоктыруның яңа очраклары ачыкланып тора. Баулы үзәк хастаханәсендә инфекция госпитале эшчәнлеге туктатылса да, Covid-19 диганозы куелган баулылар бар.

– Атна башына районда коронавирус инфекциясе белән авыручы 28 пациент исәпләнә иде. Алар дәвалануны амбулатор рәвештә уза, – дип хәбәр итте Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев. – Атна саен 1-2 кешене Бөгелмә инфекция госпиталенә озатабыз.

Глеб Алексеев сүзләренчә, безнең төбәктә коронавирус инфекция белән бәйле вәзгыять тотрыклы булуга карамастан, агымдагы елның маенда вирусның яңа дулкыны ихтималы зур. “Стелс-омикрон” яңа штаммы турында Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгы да хәбәр иткән иде. Экспертлар билгеләп үткәнчә, вирус таралуны вакцинация һәм ревакцинация юлы белән генә җиңеп була.

– Кызганычка каршы, бүгенге көндә Covid-19га каршы вакцинацияне узмаучылар да бар, инде ревакцинация вакыты җитте. Хәзерге вакытта баулыларның нибары 10 проценты гына кабат прививка ясаткан, – ди сөйләде Глеб Алексеев.

Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров 2020 елгы вәзгыятьне искә төшерде. Ул елны кайбер предприятиеләр эшчәнлекләрен туктатып торырга мәҗбүр булды, ә кешеләр өйләрендә үзизоляциядә торды.

– 2020 елның кабатлануын телибезме әллә? Без бу вирус белән авыруның берничә дулкынын уза алдык, ә хәзер шул елгы вакыйгаларга кире кайтырга мөмкинбез, – дип искәртте Ильяс Гозәеров.

Исегезгә төшерәбез, Covid-19га каршы прививканы Баулы район үзәк хастаханәсендә ясатырга була. Шулай ук медиклар, коллектив вакцинация уздыру өчен, предприятиеләргә үзләре дә бара.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев