Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Гомерне озынайтучы төп өч нәрсә

Кешеләрнең вакытсыз гомерен өзә торган чирләр арасында йөрәк-кан тамырлары авыруы беренче урында тора.

Гыйльманов Альберт – табиб-кардиолог, Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире. Аның белән булган әңгәмәбез холестерин һәм гомерне озынайту ысуллары турында. Моңарчы бер генә табиб та әйтмәгәнне әйтеп, безне гаҗәпкә калдырды ул.

 «Бүгенге көндә кешеләрнең вакытсыз гомерен өзә торган чирләр арасында йөрәк-кан тамырлары авыруы беренче урында тора. 35 яшькә кадәрге кешеләр күбесенчә тумыштан булган чирләр яки агуланулар аркасында үлеп китә. Ә 35 яшьтән соң үлем-китемнәргә китергән төп сәбәп – йөрәкнең ишемик чире.

 

Ишемик чир нидән килеп чыга? Йөрәккә тиешенчә эшләр өчен җитәрлек кан кермәгәннән чыга. Кан ни өчен җитәрлек керми? Анысының сәбәбе – йөрәккә килүче кан тамырлары кысылганнан. Ник кысыла? Кан тамырларына холестерин тәңкәләре утырганга күрә кысыла. Гомерләрнең иртә өзелүендә төп сәбәп – холестерин утыру аркасында кан тамырларында барлыкка килгән атеросклероз», – ди табиб.

 

Инде менә шушы урыннан җентекләбрәк сөйләшик. Каян килә ул кан тамырларына холестерин? Күпләр әйтмешли, майлы ризык ашаганнанмы? Альберт Әнәсович моны кире кага.

 

«Кандагы холестеринның фәкать 10 проценты гына ашаган ризыкка бәйле. Ә калган 90 процентны үз бавырыбыз эшләп чыгара. Диетада утырып, үзебезне тыеп яшибез икән, холестеринның күләме фәкать 5 процентка гына кими.

 

Мөгаен, күпләрегезнең якыннары арасында эчмәгән-тартмаган, үзләренчә «сәламәт тормыш» алып барып та, 45-50 яшьләрендә вафат булган кешеләр бардыр. Шушыннан тагын бер сорау туа: сәламәт яшәү рәвеше ничек була?

 

Моңа дөрес җавап бирер өчен, урта гасырларга кире кайтырга кирәк. Исегезгә төшерегез әле, базардан коллар сатып алганда, колбиләүче иң элек нәрсәне караган? Тешләрне! Тешләре сәламәт булган кеше, бердән, матур, икенчедән, сәламәт саналган. Тешләрне сәламәт килеш озаграк саклар өчен нәрсә таләп ителгән? Көн саен чистарту, билгеле. Без моңа баланы туганннан бирле өйрәтәбез бит. Бүген бу – шулкадәр гадәти нәрсә инде, хәзер беркем дә теш казналыгы чирләреннән үлеп китми.

 

Менә йөрәк чирләре белән дә шулай булса иде! Кызганыч, әлегә без алдыбызга куркыныч килеп баскач кына нәрсәдер эшли башлыйбыз. Бу инде, тешләрне тәмам коелып беткәч кенә чистарта башлау кебек. Югыйсә, кан тамырлары турында яшь чакта, әле авыру башланганчы ук кайгырта башласак, бу чирне булдырмый калырга мөмкин иде бит. Ләкин моның өчен кешеләрнең менталитетын үзгәртергә кирәк шул. Кеше чирнең нәрсәдән килеп чыгуын белергә тиеш. Ишемия килеп чыкканга йөрәк гаепле түгел, ә кан тамырларының тараюы гаепле. Мин егерме елдан соң йөрәк өянәгеннән үлеп китмәс өчен, инде бүгеннән үк чарасын күрәм: кандагы холестеринны киметүче дарулар эчәм», – ди Альберт Әнәс улы. Ә бит кан анализлары холестеринның югары булуын күрсәтсә дә, табибларның күбесе моны диетага гына сылтап калдыра, аны киметүнең юлларын өйрәтми.

Холестерин кан тамырларын гына түгел, эчәклекне дә тыгылдыра. Кырык яшендә янып торган таза ирләр җитмешкә җиткәч, ник шәлперәя дип уйлыйсыз? Эчәклеге холестерин белән тыгылып, ризыктагы майлар, витаминнар үзләштерелмәгәнгә шулай ул.

 

 

 

«Инде гомерны кыскартучы төп дүрт нәрсәне атыйк. Аның беренчесе – югары холестерин, дидек. Ләкин кандагы гомуми күрсәткеч берни дә сөйләми. Бу һәр кеше өчен индивидуаль.

 

Икенчесе – тәмәке тарту. Хәтта пассив тартучылар да куркыныч астында. Өйдәге ир-ат тәмәке тартып, балаларының, хатынының гомерен кыскартуын аңлый микән? Мин бит урамда тартам, диярләр. Бу – миф. Киемгә, тәнгә, чәчләргә сеңгә тәмәке сөреме дә тартмаган кешегә шундый ук зыян китерә. Зыян итмим, дисәң, бер сигарет тарткан саен, ваннага кереп юынып, киемнәрен чистага алыштырырга тиеш буласың. Йә, кайсыгыз үти моны? Никотин кан тамырларын кыса. Күз алдына гына китерегез, холестерин аркасында болай да атеросклероздан тарайган кан тамырлары тәмәке кабызуга бөтенләй дә кысыла. Йөрәккә, баш миенә, бавыр-бөерләргә кан каян барырга тиеш? Тәмәке тарту холестерин ясалып чыгуын дүрт тапкырга арттыра.

 

Өченчедән – стресс. Стресс аркасында кан тамырлары кысыла. Даими стресс халәтендә яшәгән кешенең эчке органнарына тиешле кан барып җитми. Сүз башында йөрәк ишемиясенең төп сәбәбе йөрәккә кергән канның җитәрлек күләмдә булмавыннан, дигән идек.

 

Дүртенчесе – югары кан басымы, шикәр чире. Кан басымлы кешеләрнең «каты кан тамырлары» дигән гыйбарәне ишеткәне бардыр. Ул нәрсәне аңлата? Ул да шушы холестерин аркасында килеп чыккан әйбер. Организм кан тамырларының тараюын белеп алып, андагы холестеринны «цемент»ларга омтыла. Ә организм өчен «цемент» кальций инде ул. Кальцийланмаган холестеринны әле кан тамырларыннан юдырып чыгарырга мөмкин, кальцийлангач, моны эшләп булмый. Кешеләр тромбтан дару эчәләр. Ә бит холестерин булмаса, тромб та булмас иде.

 

 

 

Ә гомерне нәрсәләр озынайта?

 

Аның беренчесе – җиләк-җимеш.

 

Икенчесе – активлык. Ләкин без бу турыда кабат кайтып сөйләшербез әле, дөрес активлык турында бара сүз.

 

Өченчесе – бик аз гына күләмдә алкоголь. Исегездәме, әбиләр бер шакмак шикәргә 40 тамчы йөрәк даруы тамызып эчәләр иде. Кан тамырларын кысылудан саклау өчен иң шәп чара булган ул. Әнә шул 40 тамчы бик җиткән! Артыгы кирәкми.

 

Активлык дигәнгә әйләнеп кайтсак, безнең күбебездә шундый нәрсә бар: иртәгәдән тормышымны үзгәртәм, спорт залына йөри башлыйм, дип, абонемент алып кайта. Һәм, үзенең сәламәтлегенең торышын белмәстән, сулуы капканчы йөгерә, сикерә... Болай эшләү бик куркыныч бит ул. Спорт белән актив шөгыльләнү гомерне озынайтыр урында, кыскартып та куярга мөмкин. Чөнки ул йөрәк катастрофасына китерә ала. Йөрәкнең минутына 100 тибеш ясавы куркыныч. Иң яхшысы – минутына 50-60 кына тапкыр тибүе. Никадәр сирәк типсә, ул канны шулкадәр яхшырак куа. Йөрәк ял иткәндә яхшырак эшли.

 

Шуңа да 35 яшьтән соң кинәт кенә спорт белән шөгыльләнергә уйлыйсыз икән, иң беренче эш итеп, табибка барыгыз, кан тамырларыгызны тикшертегез. Ул йөрәккә һәм баш миенә бара торган кан тамырларын тикшереп, нәтиҗә ясаганнан соң гына спротзалга абонемент сатып алырга була».

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/gyylmanov-albert-gomerne-ozynaytuchy-tp-ch-nrs

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев