Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Галимнәр яман шеш таралуны туктату ысулын тапкан

Американың Корнелль университеты биомедицина тикшеренү үзәге һәм Нью-Йорк Пресвитериан хастаханәсе галимнәре баш миенә яман шеш күзәнәкләренең таралуына ярдәм итә торган CEMIP аксымының үзлекләрен ачыклаган. Тикшеренү релизы Medical Xpress порталында бастырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тикшеренүчеләр CEMIP аксымының кан тамырларын һәм резидент иммун күзәнәкләрне баш миенә яман шеш күзәнәкләрен метастазларга ярдәм итә торган ялкынсыну молекулалары барлыкка китерүен ачыклаган.

Хайваннарда үткәрелгән экспериментлар әлеге аксымны блокировкалау баш миенә метастаз тарату процессын тоткарлавын күрсәткән.

Онкологиядән үлемнәрнең күбесе яман шеш күзәнәкләре башка органнарга таралу аркасында килеп чыга. Баш миенә метастазлар таралу иң куркыныч очракларның берсе булып санала. Галимнәр күзаллавынча, CENP аксымына контроль медикларга яман шешне дәвалауда һәм аның үсешенә куркынычны фаразлауда ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://tatar-today.ru/2019/11/53917/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев