Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Галимнәр Covid-19 вирусын туктата торган тәмләткечне әйтте

Кара борыч составындагы пиперин дигән матдә Covid-19 вирусының үрчү һәм организмга үтеп керү сәләте өчен җавап бирә торган өлешләрен блокировкалый, ди белгечләр.

Кара борыч ашау коронавирус инфекциясен йоктырмаска ярдәм итәргә мөмкин.

Кара борычта пиперин дигән матдә бар. Ул коронавирусның организмга үтеп керү һәм үрчү өчен җавап бирә торган өлешләрен блокировкалау сәләтенә ия.

Эксперимент вакытында галимнәр компьютерда модельләштерү ысулы белән 30 төрле тәмләткечне анализлаган. Аларның күбесе «S аксымы» һәм төп протеаза белән берегүе ачыкланган. Бу аксым вируска хуҗа-күзәнәк рецепторына ябышырга ярдәм итә. Төп протеаза исә вирусның үрчүе өчен җавап бирә. Шулай да тәмләткечләрдәге матдәләрнең иң активы пиперин булуы ачыкланган.

Галимнәр сүзләренчә, кара борычтагы бу матдә аңа әче тәм һәм ис бирә.

Россия белгечләре әлеге механизм компьютер моделендә генә түгел, тормышта да эшли дип саный. Моны ачыклау өчен тормышта тикшеренүләр уздырырга кирәк. Белгечләр искәрткәнчә, кара борыч иммунитетны ныгыта, үзе дә салкын тиюгә һәм вирусларга каршы чара булып тора, диелә хәбәрдә.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/13-10-2020/galimn-r-covid-19-virusyn-tuktata-torgan-t-ml-tkechne-ytte-5778264

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев