Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Гаиләдә бер кеше ковидтан прививка ясатса, бүтәннәрнең чир йоктыру куркынычы кими

Вакцинация узган кеше инфекция йоктырган очракта вирус бүлеп чыгарырга мөмкин, әмма ул прививка ясатмаган авыруныкына караганда күпкә азрак була.

Әгәр гаиләдә һичьюгы бер кеше коронавируска каршы прививка ясата икән, бу калган гаилә әгъзаларының инфекция йоктыру куркынычын өч тапкыр киметә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Лидер-медицина» медицина үзәгенең баш табибы, инфекционист Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә.

«Гаиләдә коронавируска каршы прививка ясаткан бер кеше гаиләнең башка әгъзалары өчен ковид йоктыру куркынычын өч мәртәбә киметә», - дип искәртте ул.

Белгеч сүзләренчә, вакцинация узган кеше инфекция йоктырган очракта вирус бүлеп чыгарырга мөмкин, әмма ул прививка ясатмаган авыруныкына караганда күпкә азрак була. Өстәвенә, ул бүлеп чыгарган патоген әллә ни актив түгел һәм организмда мутацияләнми, дип ачыклык кертте ул.

Фото:   pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/02-08-2021/gail-d-ber-keshe-kovidtan-privivka-yasatsa-b-t-nn-rne-chir-yoktyru-kurkynychy-kimi-5832324

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X