Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Эсседән ничек сакланырга

    Үзеңнең һәм балаларыңның сәламәтлеген саклар өчен, аномаль эссе көннәрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү зарур. Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Ринат Шәфиков “Хезмәткә дан” газетасына шул хакта сөйләде:

    – Кичектергсез эш килеп чыкмаса, кояш аеруча кыздырганда 11-17 сәгатьләрдә урамга чыкмаска киңәш итәм. Чыгарга туры килсә, табигый тукымадан тегелгән, ачык төстәге, иркен кием, җиңелчә баш киеме кияргә һәм, һичшиксез, үзең белән газсыз минераль су алырга кирәк.

    Организм сусызланмасын өчен, сыеклыкны күп эчәргә кирәк, көненә кимендә 1,5-3 литр. Алкоголь, шулай ук татлы газлы эчемлекләр кулланмаска киңәш ителә. Алар, эчәсе килүне басмый гына түгел, организмда алмашу процессларын да акрынайта.

    Җиңелчә ризык белән туклану зарур. Майлы, кыздырган һәм татлы ризыкларны бөтенләй кулланмаска кирәк.

    Эссе вакытта теләсә кайсы физик йөкләнештән баш тартырга, физик активлыкны да мөмкин кадәр киметергә киңәш ителә.

    Кондиционерлы биналарда һава температурасын +22, +23 градустан да түбәнрәк төшермәскә кирәк. Фатирда яки эшли бүлмәсендә кондиционер булмаса, вентилятор каршына сулы савыт куярга киңәш ителә. Су һава басымы йогынтысында парга әйләнә, шул рәвешле бүлмәдәге һава температурасы ике-өч градуска кими.

    Эссе көннәрдә балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бала организмы әйләнә-тирә мөхитнең югары температурасына күпкә сизгеррәк. Балага эссе сугу билгеләре – тире кызару, тән температурасы күтәрелү, сүлпәнәю, бер сәбәпсез көйсезләнү, күңел болгану, еш сулыш алу, тын кысылу, көзән җыеру һәм хәтта аң югалту. Әлеге билгеләр күренә башлауга, баланың киемнәрен салдырырга, аны горизонталь хәлдә яткырырга, бөтен тәнен юеш салфетка яки суда юешләткән тукыма белән сөртергә һәм, һичшиксез, 5-10 минут саен су эчерергә кирәк. Газсыз салкынча эчемлекләр, изотоник эремә (аз гына тоз салынган су) кулланырга мөмкин. Аң югалтканда, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

    Өлкәннәргә дә эссе һәм кояш сугу билгеләрен белеп тору зарур. Алар, иң беренче чиратта, хәлсезлек, сүлпәнлек, баш әйләнү, көчле тирләү, тамак кибү, баш авырту, күңел болгану, косу. Аеруча авыр очракларда аң югалту булырга мөмкин. Кешене эссе сукса, алда санап үтелгән билгеләр күзәтелсә, тиз арада табибка мөрәҗәгать итү, организмны суыту чараларын күрү зарур. Зыян күрүчене салкынча урынга яткырырга, башына салкын компресс яки юеш сөлге куярга кирәк. Кеше аңында булса, күп итеп су эчерергә, аңсыз икән, нашатырь спирты ярдәмендә аңына китерергә һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килүен көтәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: