Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Елмаегыз! Елмаюның файдасы турында

    Галимнәр кеше организмының “моторы” булган йөрәкне саклау өчен төрледән-төрле дарулардан да файдалы чаралар тәкъдим итә.

    • Көненә, кимендә бер генә тапкыр булса да, елмаегыз. Көлү йөрәк тибешен көйли һәм сулыш алуны ешайта. Шулай итеп, организмга кислород күбрәк керә.

    • Тәмәке тартмагыз. Кан тамырларының тараюына сәбәп булган никотин йөрәкнең тиешле күләмдә кан белән тәэмин ителүен тоткарлый.

    • Атнага бер-ике тапкыр спорт белән шөгыльләнү йөрәк һәм иммун системаларын ныгыта, инфаркт куркынычын киметә.

    • Юан булсагыз, ябыгырга тырышыгыз. Май, шикәр һәм алкоголь кулланмаска кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм балык ашагыз.

    • Стресслардан сакланыгыз. Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, барысы да уза, мәңгелек түгел.

    • Иртәнге ашны ашамыйча, өйдән чыкмагыз.

    • Кан басымы һәм кандагы холестерин күләменә даими игътибар итсәгез, инфаркт куркынычын киметерсез.

    • Кандагы шикәр күләмен даими тикшереп торыгыз. Диабет белән авыручыларның 70 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә.

    •Үпкәләү яки ачулану да йөрәк өчен зарарлы. Бу вакытта йөрәк эшчәнлеге якынча 5 процентка кими. 

    Фото: /pixabay.com

    Чыганак: http://muslumirc.ru/news/stati/elmaegyzs

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: