Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Эксперт кемнәргә коронавируска каршы вакцина ясатырга ярамаганын аңлатты

Аутоиммун, ревмотологик һәм онкология авырулары каршы күрсәтмә булмаячак.

Коронавируска каршы вакцина беренчел иммунодефицитлары булган кешеләргә туры килмәскә мөмкин. Бу хакта Сеченев университетының клиник иммунология һәм аллергология кафедрасы мөдире, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Карауловка хәбәр итә.

«Чикләүләр беренчел иммунодефицитлары булган кешеләргә кагылырга мөмкин. Шул ук вакытта аутоиммун, ревмотологик һәм онкология авырулары каршы күрсәтмә булмаячак. Беренче чиратта без вакцинаны тикшерүләрнең өченче фазасыннан соң Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәләренә таяначакбыз», — диде ул.

Александр Караулов әйтүенчә, яңа коронавирусны өйрәнү «иксез-чиксез процесс». «Ул диагностиканы һәм дәвалауны камилләштерү белән бәйле. Безнең Сәламәтлек саклау министрлыгының гына да коронавирус инфекциясен кисәтү, диагностика һәм дәвалау буенча вакытлыча сигез методик киңәш чыгаруы очраклы түгел. Ә бөтен дөньяда йөзгә якын вакцина эшләнелә», — ди табиб. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/21-09-2020/ekspert-kemn-rg-koronaviruska-karshy-vaktsina-yasatyrga-yaramaganyn-a-latty-5773075

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X