Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Эчәклекне савыктыру өчен нинди азык файдалы?

Табиблар файдалы алты продуктның исемнәрен атады.

Эчәклек авыруларына каршы тору өчен алты файдалы азык төре булуы ачыкланды. Табиблар әйтүенчә, аларны бик еш кулланырга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы яза.

  1. Клетчаткага бай продуктлар: кузаклы үсемлекләр һәм яшелчәләр. Алар азык җепселләре чыганагы булып тора. Аеруча эчәклекнең лайлалы тышчасы торышын яхшырта.
  2. Майлы балык. Аларның май кислоталары лайла бүлеп чыгаруны арттыра. Бу үз уңаеннан эчәклекнең эшчәнлеген яхшырта, чирләргә каршы торуны көчәйтә.
  3. Уылган алма һәм кишер. Аларда эчәклек бактерияләренә азык була алырлык, күпертү үзлегенә ия матдәләр бар. Алар үз чиратында майлы кислоталар барлыкка китерә һәм лайлалы тышчага зыян килүдән саклый.
  4. Яшел банан. Аның составында инулин дип аталучы матдә шактый күп. Ул шулай ук азык җепселләре рәтенә керә. Инулин авыруларга каршы тора торган эчәклек бактерияләре үсешенә уңай йогынты ясый.
  5. Кабыклы салкын бәрәңге. Пешкән бәрәңге суынганда тотрыклы крахмал барлыкка килә һәм ул үзләштерелгәндә майлы кислота бүлеп чыгара. Әлеге майлы кислоталар эчәклек күзәнәкләрен энергия белән тәэмин итә. Шуның белән эчәклекнең лайлалы тышчасы үсешенә йогынты ясый.
  6. Кара ипи. Ул мөһим җепселләрдән һәм кыйммәтле углеводлардан тора.
    Чыганак:https://intertat.ru/news/questions_answers/14-01-2020/ech-klekne-savyktyru-chen-ninidi-azyk-faydaly-5715968
    Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев