Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Диетолог сәламәтлек өчен иң куркыныч тәм-томнарны атаган

Табиб-диетолог Елена Соломатина «кичке Мәскәү» белән әңгәмә вакытында шикәр һәм трансмайлар күп булган тәм-томнар иң куркынычы, дип белдергән. Ул сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булган продуктларны санап чыга һәм аларны ашамаска киңәш итә.

Трансмайлар кондитер эшләнмәләрендә маргаринны алыштыру өчен кулланалар. Гомумән, җете төсле тәм-томнар сатып алырга кирәкми. Беренче чиратта бу пончикларга кагыла. Әлеге ризык ашказаны өчен бомба булып тора. Кызганычка каршы, моны сатып алалар, чөнки әлеге продукция бик арзан.

Шулай ук, резинканы хәтерләтә торган мармелад сатып алырга кирәкми. Чын мармеладта агар-агар, ә ясалмаларында химик куерткычлар кулланалар. Шулай ук, татлы газлы эчемлекләр җитди куркыныч тудыра. Ул асылында организм тарафыннан тиз үзләштерелүче буягычлар, шикәр һәм газы күп булган су. Газировкаларда организмнан кальцийны юдыручы фосфор кислотасы бар. «Бөтен дөньяда танылган америка эчемлеге белән унитазларны чистартырга була, ул кальций юшкынын эретә», — дип саный диетолог.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://tatar-today.ru/2019/11/53835/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев