Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Декабрьдә иң көчле магнит давылы

Декабрьдә безне берничә көчле магнит давылы көтә. Аның беренчесе кышның беренче көнендә үк башланды һәм дүрт көн дәвам итәчәк. Магнит давылының көче 4 баллга җитәчәк, ди белдерә белгечләр.

Тагын бер магнит давылы 9 декабрьдә башланачак. Сак булыгыз! Аның интенсивлыгы бик югары — 7 балл булыр дип көтелә. Димәк, аның нәтиҗәсен хәтта сәламәт кешеләр дә сизәчәк. Бу юлы магнит давылы 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Белгечләр фикеренчә, магнит давылы көтмәгәндә килеп чыга, организмга адаптация өчен вакыт бирми, шул ук вакытта аңа шактый көчле йогынты ясый ала. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле. Адаптация өчен нейрогормональ контроль системалары — гипоталамус, гипофиз, баш миенең диэнцефаль өлкәсе, калкансыман биз, бөер өсте бизе җаваплы.

Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, магнит давылы алдыннан организм стресс кичерә, шуңа күрә ул бөтен көчен аның белән көрәшкә юнәлдерергә мәҗбүр. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләрдә магнит давылы тәүлеклек биоритм һәм иммунитет өчен җавап бирүче гормон — мелатонин эшләп чыгаруны баса, диләр. Шулай ук кояштагы үзгәрешләр Җирнең электромагнит кырын алмаштыра, шуның аркасында кан куерырга мөмкин, дигән фикер дә бар.

Һава шартлары кискен үзгәргәндә, магнит давылы көннәрендә күбрәк ял итәргә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, физкультура белән артык шөгыльләнмәскә, майлы ризыклар ашамаска, рационга күбрәк яшелчә-җимешләр кертергә, кан куермасын өчен күбрәк су эчәргә киңәш ителә.

— Йоклар алдыннан кислород җитәрлек булуы турында да кайгыртыгыз. Һавада йөреп керү файдалы булачак. Гипертония авыруларыннан интегүчеләргә кан басымын ешрак үлчәргә һәм дарулар эчәргә кирәк, — ди табиблар.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев