Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

COVID-19 менә кайда яшеренә икән

Баулы районында яңа коронавирус инфекциясе яшеренергә мөмкин булган төп урыннар әйтелде.

Баулы шәһәренең провизор госпиталендә йогышлы пневмония диагнозы куелган 29 пациент ята, тагын 56 баулылы өендә дәвалана. Район җитәкчелегенә бу хакта Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфиков хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әлеге пациентларга компьютер томографиясе үткәрелгән, коронавируска анализ да биргәннәр. Госпиталь пациентларында COVID-19 расланмаган.

Ринат Шәфиков Баулы районында яңа коронавирус инфекциясе яшеренергә мөмкин булган төп урыннарны атап чыкты, иң беренче чиратта – җәмәгать урыннары, шул исәптән җәмәгать туклануы пунктлары һәм кибетләр. Вируслар эш урыннарында да тиз тарала. Аннары инфекция гаиләгә үтеп керә.

Ринат Шәфиков битлек режимын үтәргә, кулларны еш юарга, биналарны һәм эш урыннарын дезинфекцияләргә киңәш итә. Грипп яки ОРВИ авырулары билгеләре булганда, авыруны изоляцияләү зарур, өйдә – аерым бүлмәдә, предприятиеләрдә – өйдә эшләүгә күчерергә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев