Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Covid-19 инфекциясен татарстанлылар күбрәк Төркия һәм Краснодар краеннан алып кайткан

Республикада чикләр ачылганнан бирле чит илдән 74 очрак теркәлгән.

 Еш кына Татарстан халкы яңа коронавирус инфекциясен Төркия яки Краснодар крае курортларында булган вакытта эләктергән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләде.

«Августта бездә чикләр ачык иде. Бүгенге көндә Татарстанга кергән 74 чит ил очрагы билгеле. Төп, әлбәттә, чир Төркиядән кайтучыларда — 33, шулай ук Танзаниядән — биш, Гарәп Әмирлекләреннән — ике, Мальдивлардан — бер очрак булды», — диде спикер.

Россиянең курорт төбәкләре арасында чирне күбрәк Краснодар краеннан — 20, Кырымнан 11 очрак һәм икесен Ставропольдән алып кайтканнар.

Любовь Авдонина ял итәргә җыенучы барлык республика халкын бөтен санитар кагыйдәләрне үтәргә чакырды. Шулай ук ул күп кенә илләрдә коронавирустан вакцина алган кешеләрне сәламләргә шат булуларын билгеләп үтте.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/incident/05-03-2021/covid-19-infektsiyasen-tatarstanlylar-k-br-k-t-rkiya-m-krasnodar-kraennan-alyp-kaytkan-5810967

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев