Быел 1200 баулылы пневмония йоктырган
Ел нәтиҗәләренә караганда, 2019 ел белән чагыштырганда, пневмония белән авыручылар саны 10 тапкыр арткан.
Декабрь ахыры – тормышның барлык юнәлешләре буенча анализ һәм нәтиҗә ясау вакыты. Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев агымдагы елда пневмония белән авырган кешеләр санын хәбәр итте – 1200 кеше. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч ун тапкыр арткан – 2019 елда инфекциянең нибары 120 очрагы теркәлгән булган.
Бүгенге көндә Баулының провизор госпиталендә 35 пациент бар, 135 кеше өйләрендә дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев