Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Бушлай дарулар кемгә бирелә һәм аларны ничек алырга?

Республиканың барлык районнарына, шул исәптән Баулы районына коронавирус һәм пневмонияне дәвалау өчен дарулар бирелә башлады. Әлеге даруларны бушлай алу өчен, COVID-19га тест тапшыру мәҗбүри түгел, табибка мөрәҗәгать итү дә җитә, тиешле даруларны ул язып бирә.

Баулы районы үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сүзләренә караганда, даруларны дәвалаучы табиб пациентның сәламәтлек торышын тикшергәннән соң билгели. Чөнки кайбер кешеләрдә авыру җиңел яки билгеләрдән башка гына узарга мөмкин, шуңа күрә алар әлеге даруларга мохтаҗ түгел.

– Дарулар COVID-19 авыруы шиге булган барлык пациентларга билгеләнәчәк, – дип аңлатты Глеб Алексеев. – Ягъни авыруларның контингенты билгеләнгән: аларда авыру билгеләре ачык күренергә тиеш, мәсәлән, югары температура булу яки компьютер томографиясендә үпкәләрнең зарарлану билгеләре күренү. Шулай ук пациентның коронавируслы белән элемтәдә булуы яки чит илгә баруы да игътибарга алына.

Хәзерге вакытта Баулы районына тиешле медикаментларның барысы да кайткан: берничә төр антибиотик, вируска каршы дарулар, канны сыегайтучы препаратлар һәм башкалар. Пациентка кайсы дарулар кирәклеген бары табиб билгели. Мәсәлән, кемгәдер бары вируска каршы дару гына кирәк булырга, ә бактерия инфекциясе ачыкланганда, антибиотиклар билгеләнергә мөмкин. Бушлай дарулар бары табиб рецепты буенча гына бирелә. Даруханәдә рецепттан башка дару таләп итү файдасыз.

Авыру билгеләре күренүгә, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, һәм табиб медикаментлар кирәк дип тапса, тиешле дарулар билгеләнә.

Барлык дарулар да бар, – дип сөйләде Глеб Алексеев. – Тиешле медикаментлар салынган пакетлар район үзәк хастаханәсендә рецептлар нигезендә тутырыла. Аннары ул пакетлар медицина хезмәткәрләренә тапшырыла, алар даруларны авыруларга тарата. Дөрес, даруларны ерактагы торак пунктларга илтү мәсьәләсе әлегә ачык кала. Шулай да, әлеге проблеманы хәл итәрбез. Мөгаен, волонтёрларны җәлеп итәрбез, алар даруларны ФАПларга илтер, фельдшерлар авыруларга тапшырыр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев