Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Бер төчкерүдән 100 кеше "Омикрон" ияртергә мөмкин

Коронавирусның “Омикрон” штаммы белән чирләүче кеше йөткерсә яки төчкерсә, бу чирне 100 кеше йоктырырга мөмкин.

Бу хакта аллерголог-иммунолог Владимир Болибок белдерде.

Аның фикеренчә, “Омикрон” - иң йогышлы чирләрдән санала. Иң кызганычы – бу чир белән балалар да авырый башлаган. “Хәзер иң мөһиме – балаларны саклау”, - ди ул.

Сүз уңаеннан, узган тәүлектә Татарстанда 107 кеше коронавирус йоктырган. “Омикрон” штаммы аркасында республикада авыручылар саны дүрт тапкырга артырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин коронавирусның яңа дулкынына әзерләнү өчен ике атна вакыт бирде.

Фото: pixabay.com

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ber-tchkerdn-100-keshe-omikron-iyarterg-mmkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев