Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Бер мең баулылы ковидка каршы прививка ясаткан

Прививка кампаниясе башланганнан бирле, Баулы районына 1145 доза вакцина кайткан. Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте.

Баулылар, алдан язылып, билгеләнгән вакытка поликлиникага килә. Авылларда яшәүчеләргә привика үзләре яшәгән җирлектәге  фельдшер-акушерлык пунктларында ясала. Вакцина ясаткан кешеләр ковидтан вакцина узучылар федераль регистрына кертелә. Мәсәлән, кичә регистрга яңа коронавирус инфекциясеннән саклану алган меңенче баулылы турында мәгълүмат кертелгән. Ул – Николашкинода яшәүче Илья Романов, вакцинаны җирле фельдшер-акушерлык пунктында ясаткан.

Район үзәк хастаханәсе поликлиникасының прививка кабинеты беркайчан да буш тормый. Баулылар вакцина ясатуга аңлы рәвештә килә.

– Без балалар һәм яшьләр белән эшлибез. Тиздән җәй, быел балалар өчен сәламәтләндерү лагерьлары эшләр, дип өметләнәм. Балалар белән эшләгәнлектән, мин үземне коронавируска каршы прививка ясатырга бурычлы дип саныйм, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Айдар Хәлиуллин. – Өстәвенә отпусклар сезоны җитә, ә ялыңны алдан планлаштыру зарур. Күп кенә илләр ковид-паспорт кертергә җыена, чит илгә чыгар өчен, мөгаен, шундый документ таләп ителер. Мин бүген прививка ясаттым, һәм хәзер җәйгә тынычлап планнар корырга була дип уйлыйм.

Әлегә баулылар прививка ясатырга дәүләт хезмәтләре порталы аша языла алмый. Район үзәк хастаханәсе баш табибы хәбәр иткәнчә, вакцина күпләп кайтса, мондый мөмкинлек барлыкка киләчәк.  Әлегә баулылар хастаханәнең колл-үзәгенә шалтыратып языла ала.

 

– Коронавирус буенча чикләү чаралары кертелүгә шушы көннәрдә бер ел булды. Битлек киюдән инде бөтен кеше арыды, шулай да әлегә без аннан баш тарта алмыйбыз. Коронавирус чылбырын өзәр өчен, коллектив иммунитет формалаштыру зарур. Шуңа күрә мин прививка ясатырга булдым, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X