Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Белгечләр сөт продуктлары куллануның көнлек нормасын атады

"Тәүлегенә 400 грамм сөт ризыгы куллану тискәре йогынты ясый", - дип аңлатканнар Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Олы кеше көненә 200 грамм чамасы сөт ризыгы куллана ала. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру буенча үзәк фәнни-тикшеренү институтының риск факторларын кисәтү бүлеге мөдире Дарья Халтурина сөйләгән. Бу хакта “Российская газета” яза.

Белгеч фикеренчә, сөт ризыкларын куллану төрле сәбәпләргә бәйле булган үлем очракларын киметү белән бәйле. Әмма тәүлегенә 400 грамм чамасы сөт ризыгы куллангану тискәре йогынты ясарга ммөмкин.

Дарья Халтурина сүзләренчә, чиста сөткә караганда, ферментлаштырылган продукция файдалырак булып санала. Бу кайбер кешеләрдә лактозаны яхшы кабул итү геннары булмау белән бәйле. Ә өлкән яшьтәге кешеләргә сөтне чиста килеш кабул итү бөтенләй киңәш ителми.

Белгеч әйтүенчә, мондый продукция составындагы аксым, кальций, май кислотасы һәм Д витамины саркопения авыруын кисәтергә мөмкин. Ул скелет мускулатурасындагы яшькә бәйле атрофик үзгәрешләр. Бу үзгәрешләр мускулларның массасын һәм көчен югалтуга китерә.

  • Галимнәр сөтнең яман шеш һәм шикәр авыруы килеп чыгуга каршы торуын ачыклады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/07/189407/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ