Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Белгечләр озакка сузылган Covid-19 авыруының симптомнарын атады

Авыруның озакка сузылган тискәре йогынтысы органнарның киң таралган зарарлануына китерергә мөмкин.

Озакка сузылган коронавирус авыруының җиде төп билгесе ачыкланган.

Британия табиблары авыруның озакка сузылган тискәре нәтиҗәләре госпитализацияләүгә мохтаҗ кешеләрдә генә булмавын ачыклаган. Мондый күренеш бик куркыныч булырга мөмкин, чөнки кешенең сәламәтлегенә шактый тискәре йогынты ясый ала.

Озакка сузылган Covid-19 авыруы симптомнарына хәлсезлек, авыр сулыш алу, тынычсызлану һәм депрессия, йөрәкнең еш тибүе, күкрәк авырту, шулай ук мускуллар һәм буыннарның сызлавы керә. Моннан тыш, коронавирусның озакка сузылган нәтиҗәсе – төгәл фикер йөртә алмау, игътибарсыз булу.

Белгечләр мәгълүматлары буенча, озак авыручы пациентның хәле вакытлыча яхшырырга мөмкин, ләкин соңрак авыруның билгеләре кабат әйләнеп кайта.

Фото:  pixabay.com/

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/03-12-2020/belgechl-r-ozakka-suzylgan-covid-19-avyruyny-simptomnaryn-atady-5789878

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев