Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыларны вакытында диспансеризация узарга чакыралар

Баулы районында үлемгә китерүче сәбәпләр өчлегенә онкология авырулары да керә.

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев район башлыгы белән атналык киңәшмәдә медицина тармагының 2020 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Ул хәбәр иткәнчә, безнең районда үлем сәбәпләре арасында беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары тора, аннары – сулыш системасы органнары авырулары һәм яман чир.

Баш табиб онкология авыруларына аеруча игътибарны юнәлтте. 2019 һәм 2020 еллар күрсәткечләрен чагыштырып, районда онкология белән авыручылар саны 137дән 123кә кадәр кимегән.

Баулы районында онкология авырулары төрләре арасында сөт бизләре яман чире аеруча еш очрый, аннары – эчәкләр һәм үпкә яман чире. Кызганычка каршы, баш табиб сүзләренә караганда, яман чир диагнозы куелган пациентларның өчтән бере соңгы стадияләрдә – 3нче һәм 4нче стадияләрдә – ачыкланган. Глеб Викторович билгеләп үткәнчә, яман чирнең кайбер төрләре яшерен төстә уза, һәм кешеләрнең медучреждениегә соң мөрәҗәгать итү очраклары күп. Аның сүзләренчә, тулы күләмдә диспансеризация уздыру яман чирне башлангыч стадиядә үк ачыкларга мөмкинлек бирә.


Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев