Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыда яшүсмерләр вакцинация уза башлады

Районда яшүсмерләргә коронавирус инфекциясенә каршы “Спутник М” препараты ясау башланды.

Баулы районында инде ике атна дәвамында инфекцияле авыру йоктыручылар саны кискен артуы күзәтелә. Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев билгеләп үткәнчә, пандемиянең бишенче дулкынында амбулатор очраклар күп һәм күбрәк балалар авырый. Глеб Алексеев сүзләренчә, узган атнада педиатрларны өйгә чакырту очраклары көненә 35кә кадәр барып җиткән, ә бу атнада 60 мөрәҗәгать килеп ирешкән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, пациентларның ун процентын балалар тәшкил итә. Кайбер очракларда авыру катлаулы рәвештә узарга мөмкин. Олылардагыча, хәвеф төркеменә диабет, артык тән массасы һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган яшүсмерләр керә.

Узган атнадан башлап, район мәктәпләрендә кайбер сыйныфлар карантинга ябыла башлады. Мәгариф учреждениеләрендә иртәнге фильтр (укучыларның тән температурасын үлчәү), сыйныф бүлмәләрен дезинфекцияләү кебек эпидемиягә каршы чаралар көчәйтелде.

– Хәзер вәзгыять шундый: әгәр сыйныфта балаларның 20 проценттан артыгы авырый икән, бу сыйныф вакытлыча ябыла, ягъни  җиде көнгә карантинга җибәрелә. Шуңа күрә, авыру балалар секцияләргә һәм түгәрәкләргә йөрүдән тыелып калсын өчен, белем бирү оешмаларына һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә рекомендацияләр бирелде, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина. – Ата-аналарга паникага бирелмәскә, курыкмаска киңәш итәм. Елның бу вакытында бездә балалар авыру очраклары саны артуы ел саен күзәтелә. Куркынычсызлык чараларын бик җентекләп үтәвегезне сорыйм: битлек киеп йөрегез, кулларны ешрак юыгыз, антисептик кулланыгыз, бүлмәләрне җилләтегез һәм табибларның киңәшләрен үтәгез.

Авыручыларның саны арту һәм сыйныфларның каратинга ябылу фонында, Баулыга яшүсмерләр өчен “Спутник М” вакцинасының беренче партиясе кайтты. Препарат 50 ампула күләмендә кайтарылган.

– Бу вакцина өчен шунысы хас:  аның дозасы олылар өчен каралган  “Спутник V” вакцинасына караганда биш тапкыр кимрәк. Бу күләмдәге концентрация кирәкле дәрәҗәдә антитәнчекләр булдыру өчен җитәрлек, – дип сөйләде Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев. – Вакцинация бары тик ирекле рәвештә, балалар поликлиникасының прививка кабинетында үткәрелә. Вакцинациягә алдан, участок шәфкать туташы аша язылырга кирәк. Прививка шулай ук, 21 көн аралыгында, ике тапкыр ясала. Икенче прививканы ясатканнан соң, баланың мәгълүматы федераль регистрга кертелә.

“Спутник М” вакцинасын 12-17 яшьлек яшүсмерләргә ясала. Баулы районында бу категориягә 2000нән артык бала керә. 12 яшьтән 15 яшькә кадәрге балаларны вакцинацияләү ата-аналарның язмача ризалыгы белән генә үткәрелә. 15 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр мөстәкыйль рәвештә ризалык бирергә мөмкин. Прививка ясату кампаниясе район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә уза.

Баулыда вакцинаның беренче компонентын инде 15 яшүсмер ясаткан. Алар үзләрен яхшы хис итә. Яшүсмерләр “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә вакцина ясату процедурасы ничек узуы турында сөйләделәр.

– Узган атнада вакцина ясаттым, бу пандемияне туктату өчен бик мөһим адым дип саныйм. Уколны җиңел кичердем, үземне яхшы хис итәм. Прививка алдыннан мине табиб-педиатр җентекләп тикшерде. Укол авырттыра торган түгел иде. Документлардан безгә бары тик паспорт кына кирәк булды, прививка ясау күп вакытны алмады, – ди 7нче мәктәп укучысы Данила Сергеев.

Артём Иванов та 7нче мәктәптә укый. Хастаханәгә ул әнисе һәм инде прививка ясатырга өлергән өлкән абыйсы белән килгән.

– Бернинди чират та торасы булмады, 21 көннән икенче компонентны алырга киләм. Вакцинация авырттырып ясала торган түгел. Прививка ясатудан һич кенә дә курыкмадым, чөнки моны тирә-юньдәге кешеләр хакына эшләвемне аңлыйм. Миңа вирус йогарга мөмкин, ә минем беркемгә дә йоктырасым килми, – дип  сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Артём.

– Бу чир белән шәхсән очрашкач һәм аның барлык нәтиҗәләрен үзебездә кичергәч, мин балаларны мондый хәтәрдән саклап калырга булдым. Вакцинацияне ике улым да балалар поликлиникасында узды. Хәзер балалар мәктәпкә һәм спорт секцияләренә бернинди чикләүләрсез йөри ала, – дип уртаклашты Артёмның әнисе Светлана Иванова.

Вакцина ясатканнан соң, яшүсмерләргә барлык саклану чараларын төгәл үтәргә һәм берничә көнгә интенсив физик йөкләнешләрдән баш тартырга кирәк. Шулай ук укол урынына өч көн су тидерергә киңәш ителми.

Глеб Алексеев сүзләренчә, прививка ясатканнан соң хәле начарланып, хастаханәгә мөрәҗәгать итүче бала булмаган.

– Әйткәнемчә, “Спутник М” – өлкәннәр өчен ясалган “Спутник V”ның җиңеләйтелгән варианты, балаларда тән температурасы күтәрелү, укол урыны авырту, гомуми хәлсезлек кебек реакцияләр булырга мөмкин. Тагын бер кат кабатлыйм: прививка алдыннан педиатрда тикшеренергә кирәк. Прививканың беренче партиясен ясатырга теләгән ун бала вакцинациягә кертелмәде. Чөнки педиатр, аларның халәтен күреп, балаларга вакцина ясатырга ярамау турында вакытлыча медицина белешмәсе бирде, – дип сөйләде медик.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев